Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тимер рәшәткә

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Тимер рәшәткә
Хикәя

Рамай бик каты башы авыртып, тамагы чатнап кибеп уянды. Кичә кайда, кемнәр белән шулкадәр эчте соң әле ул? Күпме генә тырышса да, хәтеренә бернәрсә дә килмәде. Соңгы вакытларда хәтере начарланганын үзе дә сизенә. Тик бу кадәр булганы юк иде. Тагын ак аракыны сыра белән бутап, «ёрш» эшләгәннәрдер, ахры. Баш авыртуы шуңа тарта. Куп булганга да охшаган. Их, берәр стакан кайнар чәй... Тик кулын кузгатырлык та хәле юк. Хатыны өйдәме икән? Рамай эчеп кайтып буза кубара башласа, чыгып китеп, танышларына барып йоклый торган гадәте бар. Тагын өйдә нәрсәләрне кырды икән инде? Эчсә, үзенең дә холкы начар шул. Хатынына Ходай ярдәм бирсен. Шулай да, хәләл җефетенә эндәшеп карарга булды: бәлки, кичә бернәрсә дә булмагандыр, исән-имин генә үткәндер.

— Сәкинә... Сәкинә...—дип ыңгырашты ул хәлсез тавыш белән, аңкавына ябышкан телен чак әйләндереп. Тик җавап бирүче булмады. Әх, чәнчелгере, кичә тагын нинди «батырлыклар» күрсәтте икән? Әллә бик каты йоклыймы? Шуңа тагын бер тапкыр бәхетен сынап карарга көч тапты.

— Сәкинә! — Инде тавышы көчлерәк чыкты. Тик нәтиҗәсе генә булмады — шул ук кабер тынлыгы. Их, уңмады шул хатыннан! Башкаларныкы хатын кебек, ә аныкы — чи утын кебек. Их!.. Рамай бар көчен җыеп, торып утырды, күзләрен ачты. Һәм... ник ачканына үкенде — таң сарысы сирпегән тәрәзә... тимер рәшәткәле иде! Дә, булган бу болай булгач! Айныткычка гына эләгәсе калган иде. Үзе килеп каптымы, әллә хатыны милиция чакырттымы? Моңа кадәр алай кыланганы юк иде. Әх, сабакы хатын, сабакы хатын!.. Хәзер эштә ничек кеше күзенә күренер, түрәсе нәрсә дип әйтер? Вазифасында үрләү мөмкинлеге дә бар иде, фатирга да чират җиткән. Их, егетләр, арбаны кем дегетләр! Юләр дә инде бу хатыннар, бер утырып уйласаң. Янәсе, төрмәгә тыга, акылга утырта, ә унбиш тәүлек утырган өчен акча барыбер гаилә бюджетыннан чыга бит, зыянны химаячеләр капламый. Их, Рамай, үзең дә исәр инде. Нигә генә эчтең кичә? Их, бичә! Нигә генә өйләнде шуңа яшь чагында?! Аңардан ун тапкыр уңганрак, чибәррәк кызлар үзләре муенына асылынып йөрде. Камилә үзе генә ни тора иде! Чәче җирән дигән булды. Булмагае, чурт булсын икән. Әнә, хәзер барысы да җирән, җирәнгә буяту өчен акча түлиләр әле хәтта. Их! Эх! Их-ма! Терсәк якын да бит, тик тешләп булмый. Менә утыр инде хәзер кутузкада. Шундый-шундый хәлләр, тора-бара нишләр, дигәндәй. Хатыны — хатын әле аның, килешеп булыр. Егерме биш ел бергә яшиләр, төрлесе булды, монысында да ярашырлар. Ә менә эштә ни диярләр. Хезмәттәшләре турында уйламый әле ул. Алар — аңлар. Ә Фәрхи Шәмиевич... Ай-һай, ничек күзенә күренер икән? Гафу итмәячәк, юк. Моңа кадәр гел үрнәк итеп куя иде. «Их, син, Рамай, өметемне акламадың, инде үз юлыңны үзең кара», — дияр. Фәрхи Шәмиевичның җылы канаты булмас. Хәзер барысы бетте. Менә шушы буладыр инде ул үзең утырган ботакка үзең балта чабу... Хет муеныңны элмәккә тык. Рамайның урыны начарлардан түгел иде. Җылы дисәң дә була. Акмаса да, тамып торды моңа кадәр. Менә хәзер тамар инде. Эх, җилкә тамырыңа тамызырлык синең, Рамай!

Шунда кемдер ыңгырашып куйды. Авырлык белән генә башын борып карады. Идәндә тагын ике кеше йоклап ята. Болары да, Рамай кебек, шундый ук бәхетсез Алла бәндәләре... Тик Рамайга моңардан җиңелрәк түгел. Кешенеке — кештәктә, үзеңнеке — үзәктә шул. Рамайның тагын үзәге өзелеп китте. Эх, бәхеткәйләрең бер йокласамы!

Ярар, буласы булган, буявы уңган, диләрме әле? Бер йотым су булсын иде хәзер. Милиционерлар да кеше баласы бит, нүжәли бер стакан су бирмәсләр? Ишекләре кайдарак икән соң боларның? Әнә тегендә бер нәрсә агарып күренә, шулдыр. Рамай караваттан шуышып төште, дүрт аяклап ишеккә китте. Тик шунда гына игътибар итте: киемнәре — өстендә, аяк киемен дә салдырмаганнар. Әйтәм бит, милициядә дә миһербанлы бәндәләр эшли, дип. Ә халык сүккән була тагын.

Ишеккә шуышып килеп җиткәч, тотынып, аягына басты, йодрыгы белән ишекне төя башлады:

— Иптәш милиционерлар, пажалысты, ачыгыз әле, су гына бирегез! — Тавышы сүрән чыкса да, йодрыклары үлгән кешене уятырлык тавыш кубарды. Тик җавап кайтаручы гына булмады.

— Ачыгыз, дим, үтерәсез бит кешене сусатып! — Инде монысында теге якта кемдер кыштырдады, иптәшләре дә баш калкытты. — Ачыгыз, югыйсә, ватам!

Кинәт ишек ачылып китте. Тик милиционер урынына хатын-кыз кыяфәтендәге, чәче-башы тузган албасты басып тора иде. Рамай, шикләнеп, артына чигенде.

— Нәрсә кычкырасың, адаштыңмы әллә? Яки юләрләнә башладыңмы? Шулкадәр эчсәң, исәрләнерсең дә шул. И-и, Ходаем, җир дә йотмый бит, ичмасам, шушы алкашларны! — дип сукранды теге албасты Сәкинә тавышы белән. Рамай азрак айныгандай булды.

— Их, бәгырем, Сәкинәм, — дип Рамай, шатланып кычкырып жибәрде. — Сине дә яптылармы ни?!

— Кайда яптылар? И-и, Ходаем, әйтәм бит, чынлап юләрләнә башладың инде әллә? Кайда япсыннар сине, кемгә кирәгең бар синең?

— Нигә, мин айныткычта түгелмени? — Рамайның күңелендә өмет чаткылары кабынды.

— Кара, сиңа ак махмыр булган түгелме соң? Чынлап та, шылтыратырга кирәк әле. Юләрләр шифаханәсенә.

— Юк, юк! Аптыраганнан инде анысы. Ә нигә тәрәзәләр рәшәткәле? Төрмә түгелмени бу?

— Соң, алыпсатар Сәхидән күреп, кичә үзең тәрәзәләргә тимер рәшәткә алып кайттың, әллә кемнәрне алып килеп, көне буе шуларны урнаштырдыгыз. Әллә ун ярты аракы эчеп бетердегез, әнә, кайта алмый, бездә йоклап калдылар. Уят, хатыннары югалткандыр. Чәй эчереп, чыгарып җибәрик. Тимер рәшәткә, имеш. Аракы эчкән кешенең нәрсәсен урлыйсың инде аның, буш шешәләренмени?

— Их, бәгырем, Сәкинәм,— дип Рамай, гомердә булмаганны, хатынын кочаклап үбеп алды. Сусаулары бетеп киткән кебек булды.

Тимер рәшәткә куючы осталар, аннан-моннан гына чәй эчештереп, тизрәк ишеккә юнәлделәр. Кичтән бер генә тамчы да калмаган, каһәрең. Рамай аларны озата чыкты. Сүзсез генә тәмәке кабыздылар.

— Баш чатный бит әле, — диде Сәпи исемлесе, авыр уфтанып.

— Берәр нәрсә юнәтик, булмаса, — диде икенчесе, бераз җанлана төшеп.

— Зыян итмәс иде дә ни... — дип, икеләнебрәк, аларга Рамай да кушылды.

— Кая, кемдә күпме бар, брат башына берәр яртысыз булмас монда, — дип, Сәпи йөгәнне үз кулына алды.

Тиздән өчәү, бераз чайкалгалап, кибеткә таба юрттыра иде инде. Рамайның да әле күптән түгел кичергәннәре хәтереннән бөтенләй чыгып очкан, ахры. Әйтерсең, вөҗдан газаплары булмаган да. Әйтәм бит, соңгы араларда хәтере бөтенләй начарайды, дип. Хәерлегә генә була күрсен инде.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Тимер рәшәткә. Хикәя. "Азатлык" (Балтач РГ), 24.10.1995, №121.
2) Мөсәнниф Инсур. Тимер рәшәткә. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 171-176 бит.
3) Шәңгәрәев Инсур. Тимер рәшәткә. Жанры күрсәтелмәгән. "Кызыл таң", 7.02.2017, №15.
4) Мөсәнниф Инсур. Тимер рәшәткә. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 69-71 бб.