Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тау шуып кал

Дата написания: 
12 февраля 2021

Балаларга укыгыз
Инсур Мөсәнниф
Тау шуып кал

Улый, дулый һәм чеметә,
Өшетә, өркетә ул...
Тик озын күк тоелса да,
Кышлар бик тиз үтә ул.

Суык, диеп, куркып ятма,
Төренеп зур юрганга,
Ял җиттеме, чык урамга,
Карамыйча буранга.

Кыш тиз уза, кадерен бел:
Булсын буран, усал җил,
Дус-ишеңне дә чакырып,
Чана алып, тауга кил,
Җилне узып, түбән җил!
6-12.02.2021