Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Таныш булыгыз (В.Рәҗәповның кереш сүзе)

Дата написания: 
20 декабря 1994

Таныш булыгыз
Бүген гәзит укучыларны таныштырырга теләгән кешебез – Инсур Гаделгәрәй улы Шәңгәрәев. Ул 1958 елгы. Яңавыл районының Эткенә авылында туган. Гади колхозчы гаиләсеннән. Урта мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Аннары Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетында белем ала. Юк, институттан соң укытучы булып китми Инсур. Табигый сәләте аны журналистикага алып килә. Тәтешле, Яңавыл район гәзитләрендә эшли. 1994 елның апреленнән – Яңавыл Язучылар оешмасында әдәби консультант.
Мәктәптә укыганда ук шигырь, хикәяләр язган. Иҗатында юмор, сатирага өстенлек бирә. Әдәби әйберләре төрле район гәзитләрендә, Башкортстан hәм Татарстанның республика матбугатында, альманахларда дөнья күргән, радио hәм телевидение аша яңгыраган.
Әйткәндәй, Инсур, Яңавыл Язучылар оешмасының әдәби консультанты буларак, безнең район каләм сөючеләре белән тыгыз бәйләнештә торырга тиеш кеше. Илhамыгыз килеп, шигырь, хикәя, юмореска кебек нәрсәләр язгансыз икән, туры үзенә мөрәҗәгать итә аласыз. (...). Яңавыл язучылар оешмасы нәкъ менә республиканың төньяк районнарында иҗат итүчеләрне туплау, күтәрү, сәләтләрен үстерү, әсәрләренә дөнья күрсәтү өчен төзелде.
(...).
Владислав Рәҗәпов.
“Азатлык” район гәзите (Башкортстан, Балтач районы), 20.12.1994, №140.