Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Табигатьнең иләс-миләс чагы...

Дата написания: 
22 марта 1999
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Табигатьнең иләс-миләс чагы...

Табигатьнең иләс-миләс чагы,
Мәхәббәтен көткән яшь кыздай.
Зифа таллар туй күлмәге кигән,
Йөрәгендә сөю – ут-куздай.
Салкыннары кышның – зәмһәрирдәй,
Әмма җанны өмет эретә.
Күпме торыр – кышлар үтәр-китәр...
Тиздән-тиздән сөю-яз җитәр.
22.03.1999.

Кайда, кайчан басылган:
1) Исемсез. «Табигатьнең иләс-миләс чагы...». Шигырь. "Яңавыл таңнары", 24.12.1999, №149.
2) Мөсәнниф Инсур. «Табигатьнең иләс-миләс чагы...». Шигырь. "Бәләбәй хәбәрләре", 7.04.2000, №38-39.
3) Мөсәнниф Инсур. "Табигатьнең иләс-миләс чагы" Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 139 б.