Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Таба эзлим

Категория: 
Дата написания: 
13 марта 2015

Инсур МӨСӘННИФ
Таба эзлим
Юмореска

Өйдә булмавыма инде күпме вакыт узды! Еллар эзләнүдә үтте. Таба эзләүдә. Чөнки бу минем өчен яшәү һәм үлем мәсьәләсе иде.
...Бергә тормыш коргач, хатынга 8 Мартка таба бүләк иттем. Ул аның кулинариядә ничек әһәмиятле булуын бик тиз аңлады һәм төрле рецептлар буенча йомырка тәбәсе кыздырырга өйрәнде. Минем күпме йомырка ашаганны исәпләсәң, фантастик сан килеп чыгар иде. Әмма бу чәчкәсе генә булган, ә җимешләре алда көткән.
Кинәт хатыным бер дә юкка көнләшә башлады: ашыйсым килмәгәч, димәк, мине кайдадыр ашаталар. Бәхетсезлеккә каршы, каһәр суккан бер көнне эштән соңлап кайттым. Хатын мине кулында таба белән (әлбәттә, буш түгел) каршылады. Ул кайчандыр үзешчән сәнгатьтә катнашкан. Шуны исенә төшереп, шундук миңа вулкан атылу, җир тетрәү, кыямәт көне күренешен – барысын бергә күрсәтә башлады. Мин, дүрәк, каршы сүз әйтергә базнат иттем, ә бит акыллы ирләр алай эшләми. Әйтеп тә бетерә алмадым, миңа космик тизлектә кара төтенле койрыклы таба очуын күрдем. Ярый әле идәнгә ятып өлгердем, ул тәрәзәдән чыгып очты. Хатын мине шундук табаны эзләргә җибәрде, һәм моны ул гына булдыра алган тонда әйтте: «Тапмыйча – өйгә кайтма!»
Тик мин , күпме генә эзләсәм дә, табаны таба алмадым. Тапмагач, өйгә юл ябык. Хәер, хатын табасыз булгач, мин барыбер ачтан үләргә дучар. Әмма мин аны табачакмын. Табарга тиешмен.
Әле галим, уфологлар НЛО (неопознанный летающий объект) турында күп сөйли. Ә бит бу һич тә НЛО түгел! Ул – минем таба! Шуңа күрә үтенеп сорыйм, кемдер НЛО күрсә, миңа хәбәр итегез (адресым редакциядә). Аны 8 Мартка кадәр тотып алырга тырышырмын. Янә хатынга бүләк итәрмен. Йомырка тәбәсе кыздырсын. Хәзер аны гына түгел, таш кимерергә дә әзермен. Эзләнеп йөргәнче, алай хәерлерәк. Эндәшмәячәкмен. Эндәшмәү, тәҗрибәдән аңлавымча, алтын гына түгел, ә сөекле хатыныңның оста куллары белән кыздырылган тәмле йомырка тәбәсе дә икән!

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Таба эзлим. Юмореска. "Яңавыл таңнары", 7.03.2015, №№42-43.
2) Мөсәнниф Инсур. Таба эзлим. Юмористик хикәя. “Тулпар”, 2018, №1 (гыйнвар-февраль), 78 б.