Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

СЫЕРЛАР ҺӘМ ШИГЪРИЯТ

Дата написания: 
14 мая 2020

СЫЕРЛАР ҺӘМ ШИГЪРИЯТ*
[Изге Корьәндә дә «Сыер» («Бәкара») һәм «Шагыйрьләр» («Шүгәрау») сүрәләре бар (ә «шигърият» сүзе «шагыйрь» сүзеннән ясалган)].

Поэма
Диптих

СЫЕРЛАР
Мин очраттым аны зур шәһәрдә,
ООО җитәкчесе ул – яңа бай.
Элек рәис иде бер колхозда,
Хәзер «шәхси хуҗа», «шәп малай».

Бар фермасы (дөрес, бетеп бара),
Техникасы – ике-өч «трактыр».
Калганнарын сатып, алды «иномарка»,
Йорт төзеде тагын өч катлы.

Балалары укый, вузда, ахры,
Ну, түләүле инде, билгеле.
Ничек укыйлардыр, «плюс» белән
Алалардыр ничек билгене.

Үзе, әй, зарланды, бик ачынып:
– Бүген унбиш башлап мал тагын
Савылмыйча калды – кеше юк бит.
Ферманы да, ахры, ябармын...

Яшьләр килми, хәзер бар да ялкау,
Мәҗбүр итеп булмый беркемне.
Өлкәнрәкләр инде бетеп бара,
Калды бары әллә бер-ике.

Алар эшли иде ул, карышмый,
Түлисеңме аңа син, юкмы...
Элек закон каты иде, эшкә
Барысы да йөрде, курыкты...

...Бик сорыйсым килгән иде дә бит:
«Фермаң анда, ә син ник монда?
Ник янәшә түгел эшче белән?
Нигә түгел син дә абзарда?»

Сорау тумас иде, «мөһим эше бардыр»,
Дип аклар да идем «хуҗа»ны,
Көн аралаш түгел, һәр көн саен,
Монда күрәм бит мин аны.

Сыер малы – болай күндәм мал ул,
Аның барлык сере – телендә,
Нәф(е)се зурдан түгел – ашат кына,
Аннан сөте тула җиленгә.

Инде кул көче дә бетте кебек.
Машиналар сава малкайны.
Ул хатын-кыз кулы түгел инде,
Назлап тормый – «имә» нибары...

Каны белән хәтта савалардыр,
Булмас, димә, ул бит машина!
Маллар бетеп бара фермаларда,
Ә сөт кирәк, имеш, барсына!

Төрле чорлар булды малчылыкта,
Булды савучылар – ирләр дә.
Ак икмәкне майлап ашау өчен
Туры килде ныклап тирләргә.

Кемдер «эшләп» яхшы биография,
Кереп китте хәтта вузларга.
Шаукым үтте, имчәк тарткаларга
Калды тагын хатын-кызларга.

Бу хәрәкәт ара-тирә кабатланды...
Узган гасыр үтте ярышта!
Алтмышынчы еллар, туксанынчы...
Калды хәзер бары тарихта.

Сөт сыйфаты төрле – төсе, тәме...
Майлылыкка карап аеру;
Сыерларның була маститлысы –
Бар аларда шундый авыру,

Ә мондый сөт бармый һич ризыкка;
Имчәкләрен әгәр юмасаң,
Чиләгенә коела пычрагы да,
Чиста тотып, карап тормасаң;

Яки су да кушып җибәрәләр,
Күләм булсын, диеп, күберәк.
Ел ахыры җитсә, ачыклыйлар –
Савучының кайсы шәберәк.

Сыерлар да төрле токымлылар,
Төрле холык, төрле гадәтләр.
Я койрыгы белән биткә суга...
(Кайчак читкә оча чиләкләр).

Тик бар аның яхшы бер ысулы –
Аягына бәйләү койрыкны.
Кемнәр сыер сауган, моны белә,
Ә кемнәрдер инде онытты...

Хәзер кытлык юк бит, кибетләрдә
Унбиш төрле сөте, каймагы.
Фермалар юк, юк бит сыерлар да...
Нәрсәдән савалар соң аны?

Болай ак ул, хәтта ап-ак әле,
Әллә инде сөткә манганнар...
Тәме бармы бераз сөткә охшаш –
Аңлап булмый, и-и, заманнар!

...Теге танышымны тагын күрдем,
Йөреп ята иде базарда...
Чалган икән барлык сыерларын...
Шул итләрне килгән сатарга...

ШИГЪРИЯТ

Шигърият тә күндәм сыер кебек...
Аннан сөт түгел, сүз... савалар,
Тик бусы да бераз чыгынчылый,
Тибә дә, «чиләк»ләр авалар.

Каләм авыр, зур лом булмаса да,
Әйтә алмый бөек үз сүзен,
Кайчак шагыйрьләр дә кинәт ава,
Җиткералмый яңа яз, көзен...

Тик замана башка, бетте яшьләр,
«Сава» аны картлар – әби һәм... бабай.
«Сава» аны күпләр бик тырышып.
Зарланыша инде – ай да вай.

Җенес нисбәтенә килсәк әгәр,
Минем карашка, ул – бер чама...
Ирләр нәрсә... Кайбер шагыйрәләр
Торганы бер үзе биш Һава!

Тик... бар, бар шул гаять четерекле
Күпләр абынган бер мәсьәлә:
Һәрчак шуңа килеп төртелә шул
Шигърияттә бөтен нәрсә дә!

Кайда шигырь язар дәрәҗәдә
Укытыла бүген туган тел?!
Килер, ахры, язу гына түгел,
Укучы да калмас заман бер!

Яшьләр «савар» иде, бәлки, кай ягыннан
Якын килү ягын өйрәнсә.
«Шигырь язу нәрсә икән соң ул,
Белим», – дигән теләк көйрәсә...

Дөрес, сирәк-мирәк киләләр ул...
Калыр микән анда, билгесез.
Тәмле түгел һич тә «сауган сөте» –
Якын киләләр бит сөлгесез...

Кемнәр исә аңа кайсы яктан
Килергә дә хәтта белмиләр.
«Сауган сөте» шактый «маститлы» бит,
Кем тикшерсен аны, күрмиләр.

Тәнкыйть дигән нәрсә (усал койрык),
Берсенә дә сукмый – бәйле ул.
Тәнкыйть хәзер – мактау синонимы,
Ачы баллы түгел, мәйле ул...

Төссез, сыек, түбән майлы «сөтләр»
«Савыла» да, туган, агыла...
Шигъриятнең барлык сораулары
Хәл ителә, ахры, табында.

Инде грамматика «агачын» да
Кисеп ыргыттылар төбеннән.
Бер уй туа: тот та, кемнәрнеңдер
Каләмен куй инде... төенләп.

Елга кебек акмаса да, сай һәм
Болганчык бер инеш бар әле.
Беркем аңа колак салмаса да,
Минем әйтер киңәш бар әле.

Хәзер бар шигърият – интернетта,
Күпләр кебек, шунда «утырам».
Шигырь эзләп, укып (кайберләрен),
Байтак сәгать шунда уздырам.

«Мин бары тик шулай яза беләм»...
Уйласаң, хет менә ятып үл,
Түгелә мәгънәсез сүз боткасы,
«Сөте» юктыр, әмма «суы» мул.

Ә «савучы» эше болай данлы кебек,
Аларны бит бар да беләләр!
«Чатай-ботай» берәр «шигыр» язса,
Кызык тапкан булып көләләр.

Ә аннан соң ява мактау сүзе
(Көлкедән күз яшем төелә.
Каләмченең исә күңеле шат,
Борын сизгер, күккә чөелә):

«Ай-һай матур, бик тә искиткеч бит!
Тагын, тагын көтеп калабыз!
Һай, бик дөрес язгансың бит, әй!
Син бит безнең шигъри кыйблабыз!»

Мактамаслар иде, чөнки алар
Чын «сөт» тәмен күптән оныткан.
«Порошок-сөт» эчеп, чын «сөт» кабын
(Муса, Мостай, Тукай китабын),
Чүп савытына түккән, ыргыткан.

«Авыз тәмен» кеше югалтканмы,
Чынында да, кемгә – «искиткеч»,
Әмма бардыр бит әле шундыйлар да –
Кемгә бозык рухи азык – эчкиткеч...

...«Шигырь язарга безне өйрәтмә», – дип,
Ыжгыралар кайчак «ярык»тан,
Тик: «Тозсызны сукыр да күрә бит», –
Дигән зирәк сүз бар халыкта.

...Бу язмалар акыл туку түгел,
Хәзер акылсыз юк – күрәсез
(Акыл өйрәтерлек рәтем дә юк),
Бу бары тик тәнкыйть – исемсез.

Сизеп торам, «үзем беләм», диеп,
Киңәшемне кабул итмәсләр...
Әмма өйрәнергә, өйрәнергә,
Өйрәнергә кирәк, иптәшләр!

***
Сыерлардан тәмле сөт савылсын,
Аның Алла кушкан эше шул.
Ә син, Шагыйрь, булчы көч-гайрәтле,
Гаделлекне якла, юлла хакыйкатьне,
Халык сокланырлык Кеше бул.
Синең Алла кушкан эшең шул.

***
Ә әлегә җырдагыча
(Тик мин бераз ялгышкан)*:
«Кулымдагы балдагымның
Исемкәйләре Локман.
Алла кушкан, без язышкан,
Б.к ашамасын дошман».

*Дөресе шулайрак булыр иде:
Ә әлегә җырдагыча
(Тик мин бераз үзгәрттем):
«Кулымдагы балдагымның
Исемкәйләре Локман.
Алла кушкан, мин язышам,
Б”к ашамасын дошман».

*Изге Корьәндә дә «Сыер» («Бәкара») һәм «Шагыйрьләр» («Шүгәрау») сүрәләре бар.
19.03.-14.05.2020.