Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сүнгән йолдыз

Дата написания: 
15 апреля 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Сүнгән йолдыз

“Сүнгән йолдыз” пьесасына җыр*

Күктә йолдызлар бихисап,
Син, йолдызым, бер генә.
Елмаюың моң-наз тулы,
Күз карашың сер генә.

Кушымта:
Юлларны язмыш аерды,
Төзәлмәс яра салып.
Сөйгән ярым, калдың бары
Сагышлы җырым булып.

Нигә сүндең, нигә киттең
Ерак йолдыз артына?
Сулып барган чәчәк төсле,
Тартылам мин яктыңа.

Кушымта.

Күктә йолдызлар сүнәдер,
Каладыр безгә нуры.
Сынауларда дөрес юлны
Күрсәтсен миңа рухың.

Кушымта.

Күңелдә өмет сүнмәсә,
Яшәргә көч табылыр.
Сүнгән йолдыз урынына
Яңалары кабыныр.

Кушымта.
14-15.04.1994.
* Авторның шул исемдәге пьесасына ишарә. Тәнкыйтьчеләр арытаба "эшләп бетерергә" тәкъдим итсә дә, кирәк дип тапмадым. Анда сүз совет чоры колхозындагы вакыйгалар хакында бара hәм хәзерге заман өчен көнүзәк түгел, дип уйлыйм.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сүнгән йолдыз. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 54 б.