Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Су... китәме?

Категория: 
Дата написания: 
07 апреля 2017

Су... китәме?
Бервакыт «Ватаным Татарстан» гәзитендә зур булмаган мәгълүматка игътибар иттем. Ул «Төпсез торба» дип атала иде. Районның су ресурслары кимү темасын күптән уемда йөрткәнгә, ул миндә зур кызыксыну уятты. Ә мәгълүматның кыскача асылы шунда. Татарстан туфрагында су 2010 елда бер метрдан да тирәнрәк түбәнгә киткән. Ә бу җирләрнең уңдырышлы катламы кимү белән яный. Бу яңалыкны Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты хәбәр итә. Элегрәк җирдәге дымлылык 130 сантиметр тирәнлеккә кадәр күзәтелгән. Ләкин 2010 елның коры җәендә су тирәнрәк киткән һәм дымлы өске катлам «юкарган». Галимнәр бу процессны төпсез һәм капкачсыз торба белән чагыштыра.
Бу проблема Башкортстан өчен дә, шул исәптән безнең район өчен көнүзәк, дип уйлыйм. Быел җәй Бүә елгасында шундый күренеш күзәтергә туры килде: элегрәк суга хәтта карарга куркыныч булган урыннарда елганы җәяү кичеп чыгарга мөмкин иде. Узган елның сентябрендә, Урал авылына кайткач, шаккаттыргыч яңалык белдем: ике яки өч ел элек Шарлавык дигән урман чишмәсендә су юкка чыккан! Аның суы шулкадәр тиз агымлы, куәтле иде – тавышы дистәләп метрлардан ишетелеп торды. Ул, урман, әрәмә аша берничә чакрым үтеп, башка урман чишмәләре белән беррәттән (ә бәлки аның өлеше күбрәктер дә) Урал авылы янындагы буаны тутыра иде. Арытаба су Чаршады елгасын тулыландыра, ә соңгысы, үз чиратында, - Таныпны, ә ул арытаба... Икенче чишмә – Ак чишмә дә юкка чыкты, дөрес, инде 5-6 ел элек. Аның «күзен» экскаватор белән чистартырга тырышып караганнар, тик моңа кадәр җиргә аз гына булса да сарыккан су бөтенләй юкка чыккан. Авыр техника, туфракның йомшак катламын изеп, чишмәнең «бугазына» баскан, күрәсең. Ә бу чишмәләр белән бик истәлекләр бәйле...
Тәтешле районы белән чиктәш урманда инде 1979-1980 елларда ук үлеп барган тагын берничә чишмәне беләм. Алар да күптән юктыр, мөгаен... Бер Урал авылы янында гына никадәр шундый чишмә юкка чыгуын санап бетерерлек түгел! Миңа билгеле булуынча, андыйлар Эткенә авыл Советы территориясендә дә берничә, башка авыл җирлекләрендә дә күптер, мөгаен, мин белгәннәре турында гына язам... Боларга өстәп, тагын бер факт. Барлык яңавыллылар Яңавыл-Уфа автотрассасы буендагы киң билгеле Удельный Дуванай чишмәсен белә. Быел җәй шул ук борчулы фактка тап булдым – чишмәдә су юк иде...
Биредә сәбәпләр күп. Бу – авыллар янәшәсендәге «чирәм» (!) җирләрне үзләштерү дә (таныш җирләргә янә әйләнеп кайтам – Урал авылы янында Чыбыклык дип аталган җирне шулай юкка чыгардылар), чишмәләрне карау буенча йолаларны югалту да (элек безнең карт әтиләр аларны даими чистарткан, маллардан киртәләп куйган, ә торак пунктлардан ерак булганнары хәтта яхшырак тәртиптә тотылган, чөнки ул вакытта крестьянның эше җан исәбеннән бүленгән ерак имана җирләренә чыгу белән бәйле булган, чөнки суга өйгә кайтып килү күп вакытны алган)...
Элегрәк, совет заманнарында, чишмәләрне мәктәп укучылары карый, аларны чистарта, исәпкә ала иде. Мисалга, 2002 елда безнең районда 315 чишмә исәпләнгән. Ә бүген аларның чынында ничә икәнен беркем (!) белми. Кайчандыр су резервлары ролен уйнаган буалар да шул ук чишмәләрдән тукланды. Алар авыллар янында гына түгел, басуларда, көтүлекләрдә дә аз түгел иде. Элек колхозларда мал күп, аларга су эчерү өчен якын урыннар кирәк иде. Ә хәзер колхозларны алыштырган АХПКлар, агрофирмалар, фермер хуҗалыклары һәм башкаларның күпчелеге «чак-чак тын ала», маллар калмады диярлек, димәк, буалар да кирәкми. Алар сазлыкка әйләнгән, камыш баскан, балык, әгәр булса, кыш көне боз астында үлгән...
Өстәвенә, 2010-2012 еллардагы корылык искәртү булды, андый хәл башкача кабатланмаячак дип ышану акылсызлык булыр. Без моны танырга телибезме-юкмы – су... китә. Биредә шулай ук нефть чыгару нинди роль уйнавы республика матбугатында бер тапкыр гына язылмады. Берничә елдан тагын да начаррак булачак. Безгә су җитми башлаячак. Җәен ИНДЕ җитми. Хәтта безнең зур булмаган шәһәрдә. Шуңа күрә су запасы турында хәзер хәстәрлек күрергә кирәк. Чишмәләрне чистартырга, буалар ясарга, аларны нормаларга ярашлы карарга, ягъни суның җитәрлек резервын булдырырга. Ул «кирәк»нең икенче өлеше байтак финанс чыгымнар белән бәйле, шуңа күрә аларга кагылмыйм. Ә менә беренче өлеше – чишмәләрне чистарту – укучыларның көченнән килә, әтиләрнең, карт әтиләрнең йолаларын искә төшерү начар булмас иде. Аларны исәпкә алырга, кагыйдәләр буенча паспортын төзергә. Чишмәләр - шулай ук милли, халык байлыгы. Ә тагын азык-төлек хәвефсезлеге белән тыгыз бәйле булган су хәвефсезлеге кебек төшенчә дә бар. Байлык ташландык булырга тиеш түгел. Әйе, без чишмәләрнең матурлыгына хозурланырга, шигырьләр һәм җырлар язарга яратабыз, аларның шифалы суын эчәр өчен кайберәүләр хәтта шәһәрдән махсус бара. Ләкин безнең якта, зур юллар янындагы күрсәтмә-төзекләндерелгән чишмәләрдән тыш, аларның кеше күзеннән еракта урнашкан почмаклардагы «туганнары” да бар. Ә алар ярдәм көтә...
Инсур Шәңгәрәев.
"Яңавыл таңнары", №165, 2012.