Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сөюләрнең иң гөнаһсыз чагы...

Дата написания: 
13 февраля 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Сөюләрнең иң гөнаһсыз чагы...

Көзге алсам, башым чайкап торам –
Арта бара чәчтә чалларым...
Кинәт кенә искә килеп төшә
Яшьлегемнең алсу таңнары.
Таң аттырдык икән ничә тапкыр
Яшьтәш кызны кочып куенга,
Үбешүдән ирен тала калса,
Йолдыз күзләп, койма буенда.
Өсләремә йолдыз атылгандай,
Уянамын кайчак саташып:
Тәүге сөйгән, гүзәл яшьлек ярым
Йөридер күк шунда адашып.
Барын ташлап чабар хәлгә җитәм –
Нигә китми барсы кадалып...
Тик чапмый тор – уллар, кызлар күптән
Аяк аста йөри уралып.
Юк, барыбер сагындыра, шайтан,
Яшьлек калган алсу таңнарны.
Яшьлектәге таңгы әтәчләрнең
Сихерләгән, ахры, моңнары...
Хәзер дә ул ата алсу таңнар,
Салкын түгел янәш түшәкләр...
Сөюнең шул иң гөнаhсыз чагын,
Яшьлек ярын сагына йөрәкләр.
Ишеткәндә соңгы әтәчләрне
Сагындыра, яшьлек, таңнарың.
Тик яшьлектә, юләр чакта, ахры,
Була сөюләрнең кайнары...
13.02.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сөюләрнең иң гөнаhсыз чагы.... Шигырь. "Ватаным Татарстан", 7.07.1995, №128-129.
2) Мөсәнниф Инсур. Сөюләрнең иң гөнаһсыз чагы... Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 29-30 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Сөюләрнең иң гөнаһсыз чагы... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 104-105 бб.