Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сөю – уен түгел

Дата написания: 
27 ноября 1996
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Сөю – уен түгел

Юри генә “гашыйк” булдым,
Шаяртыйм әле, диеп.
Ә син чынлап ышангансың,
Йөргәнсең янып-көеп.
Шуклык күптән онытылган –
Кемдә юк андый мутлык?
Тик үкенеч, сөю – янәш,
Арасы бер адымлык.
Хәзер шуның җимешләрен
“Татыйм” гомер буена.
Нигә яшьле күзләреңне
Куа алмыйм уемнан?
Сөю хисе – уен түгел,
Шуклыкны кабул итми.
...Юләр яшьлек, сиңа нигә
Нәкъ шуны аңлау җитми?
27.11.1996.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сөю - уен түгел. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 126 б.