Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Соңгы яфрак-2

Дата написания: 
14 февраля 2021

Инсур Мөсәнниф
Соңгы яфрак-2

Өзелмичә, кышны чыкты
Фикердәшем – соңгы яфрак...
Тәрәз аша, үрнәк булып,
Көч бирде ул миңа кайчак...

Тартышты ул дөнья белән,
Бирешмичә усал җилгә.
Кечкенә шул бер яфракка
Бу үҗәтлек каян килгән?!

Кайчак хәлен белеп китә
Сары песнәк, соры чыпчык:
«И тартыштык, бик тырыштык,
Исән-аман кышны чыктык!»

Мәңге тормас, килер бер көн,
Яки төнен өзелер ул...
...Өзелмичә калган яфрак
Язын бүртер бөредер ул...

И тартыша кыю яфрак,
Сәлам бирә миңа көн дә.
(Бу дөньяда шундый хәлдә,
Яфрак сыман, син дә, мин дә...).

«Бирешмә!», – дип, миңа әйтер
Васыяте-сүзедер ул.
Гомеремнең язлардан соң
Тагын килер көзедер ул...

Язлар узар, җәйләр үтәр,
Шул яфракны искә алып...
Бәлки, тагын берәр яфрак
Кышка калыр, сердәш булып...

...Өзелмичә, чыкты кышны
Минем сердәш – соңгы яфрак...
Яшәү – көрәш...
Авыр көрәш...
Дөньялар гел болай тормас...
Таңнар атар, атмый калмас...
Яз да килер... Көз соңламас...
Шул яфрактан фәһем алсак...
14.02.2021.