Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Соңгы мәхәббәт

Дата написания: 
03 августа 2015

Инсур Мөсәнниф
Соңгы мәхәббәт
Эльдар Рязановка ияреп

Соңгы мәхәббәт... Саубуллашу һәм
Юату ... Әйтерсең, исерткеч,
Кыл юләрлек, бу – соңгы мөмкинлек,
Сихер, бозым, татлы тилерткеч...

Йөрәк катырак сыкрый, әйт, кайчан?
Ничә яшьтә? Дөрес – картлыкта…
Мәхәббәт ул – ахмаклык, юләрлек…
Ни икәнен булмый аңлап та…

Соңгы мәхәббәт... Төшенә алмыйм,
Нигә язмыш сине китергән?
Уңган чагым, әйе, сирәк булды...
Телиме ул тагын өтәргә?

Тормыш илертә дә, тилертә дә,
Йөрәк кыса, башлар әйләнә…
Кире кайтканмы соң әллә яшьлек?
Бик еракта сөю шәйләнә...
Соңгы мәхәббәт... Ал чоңгылыңа...
Һәм әверелдер юләр колыңа...
3.08.2015.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Соңгы мәхәббәт. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 167 б.