Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Син – минем көзем икән

Дата написания: 
07 декабря 1996
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Син – минем көзем икән

Язның чәчкәләре белән
Син миңа килгән идең.
Күзләреңнән нур сирпегәч,
Язым дип белгән идем.
Шул карашың нуры белән
Чәчкә атты сөюем.
Кызганмый, өзеп гөлләрне
Килгән юлларың күмдем.
Әйтерсең, язгы гөрләвек –
Чылтырап көлгән идең.
Хисләрдән күңел тулышкач,
Язым дип белгән идем.
Сандугачлар, безне көнләп,
Сайраштылар талларда.
Сөюебезгә сердәш булып,
Соңлап атты таңнар да.
...Ә сөюең ялган булган,
Алдау гына назларың.
Үзең белән алып киттең
Барлык ямен язларның.
Алып киттең яшәү нурын –
Ник сулыттың гөлләрне?
Яз көнендә дә килгәне
Була икән көзләрнең.
Ташлар булгач, күңел гөлем
Нигә соң өздең икән?
...Язым диеп белгән идем,
Син – минем көзем икән.
1980-7.12.1996.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Син минем көзем икән. Шигырь. "Коммунизм таңы", 19.03.1988, №33.
2) Мөсәнниф Инсур. Һин минең көзөм икән. Шиғыр. «Йыйын» (Яңавыл районының иҗтимагый-сәяси гәзите, башкорт телендә чыга), ноябрь (15-30), 2012, №22.
3) Мөсәнниф Инсур. Син – минем көзем икән. Шигырь. «Кызыл таң», №25, 3.03.2016.
4) Мөсәнниф Инсур. Син - минем көзем икән. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 21-22 бб.