Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Син кем?

Дата написания: 
06 октября 1981
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Син кем?

Мин учактыр бәлки, дөрләп янган,
Ә син яңгыр – аны сүндергән.
Явып үтеп, сөю утларымны
Калдыргансың сагыш-күмергә.
Әллә син бер назлы җил кызымы,
Ә мин учак – кузлы, күмерле?..
...Җил икәнсең, яшәү өр син миңа.
Ялкын итеп шунда гомерне,
Үз җылымны биреп, эретермен
Шул җылыга мохтаҗ күңелне.
Син кемгәдер әгәр кирәк икән –
Яшәү яме шунда түгелме?
06.10.1981.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Син кем? Шигырь. "Коммунизм таңы", 8 март, 1986, №29.
2) Мөсәнниф Инсур. Син кем? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 23-24 бб.