Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сихердән котылдым

Дата написания: 
15 апреля 2018

Колагыгызга гына әйтәм: егетләр, тиздән боз китә!!!
Инсур Мөсәнниф
Сихердән котылдым
Юморлы монолог

Хатын болай ничауа минем. Күз-башы уйнап, тиешле төшләре-җирләре, ымсындырып, селкенеп-тирбәнеп, мимылдап, чәчрәп күзгә кереп тора. Тик менә хорафатларга ышанып җанымны ала тәк ала инде!.. Шәһәрдә бер кара мәче дә калмады бугай инде, каргап үтереп бетерде ул аларны! Каргышы төшсә дә төшәдер, көз җитсә, хәтта агач яфраклары, саргаеп, коела, чәчәкләр корып бетә, үләннәр, ут ялмап алгандай, юк була! Шуңа аңардан мин үзем дә бераз шүрлим!
Анысы гына бер хәл әле ул, аның ышанган хорафатлары ел саен арта бара! Быел менә кемнәндер ишеткән: елгада боз киткәндә әйбер ташласаң, аңа ияреп, барлык чирләр, сихерләр агып китә икән! Мине, ай-ваема карамый, елга буена барырга күндерде. Күндерде, дип инде. “Кабыз машинаны, елгага киттек!” – шушы дүрт сүз күнү өчен артыгы белән җитте. Хәер, бармак төртеп күрсәтсә дә аңлар идем, нигә сүз әрәм иткәндер... Дөрес, елгага ыргытыр өчен әйбер эзли-эзли, башымны каңгыртып бетерде. Нәрсәгә тотынсаң да, “монысы тузмаган әле, монысы кыйммәт, бусы шуның бүләге, монысын гаражга чыгарырга кирәк” булып чыкты. Ниһаять, бу зур проблема хәл ителде: бичә сынган бер энә табып алды, күзе барыбер юк, шулай булгач, кирәге дә сукыр бер тиен. Ярый соң, халык “энә дә бүләк, дөя дә бүләк” дип белми әйтмәгәндер!
...Елгада бозлар актарылып ага. Зур-зур бозлар каяндыр ажгырып килеп чыга да, бар нәрсәнең астын-өскә әйләндереп, ары таба агып китә. Моны күреп хатынның ничек сөенгәнен күрсәгез иде. Болай булгач, янәсе, теге чир-сихерләр дә күз ачып йомганчы юкка чыга!
Хатын озын-озакка сузмады, теләкләрен тезә дә башлады:
– И-и, Аллакаем, бар ышаныч Синдә, тәнемнән бар сырхауларым, өйдәге барлык сихер, бозым шушы бозлар белән агып китсен! Җаным да, тәнем дә таза булсын, сызлау белмәсен. Балалар еш кайтып-китеп бимазаламасын, үз дөньяларын үзләре көтсен, үз балаларын үзләре карасын. Амин!
Моннан соң туктар, дигән идем, кая ул, нәрсәләрдер исенә төшеп, тагын бер сәгать изге теләкләрен бозлар белән әллә Камага, әллә Иделгә, әллә хәтта Каспий диңгезенә олактырды. Бозлар да, аны күргәннән соң, әллә шул тирәгә тизрәк барып җитәргә теләп, агымын тагын да арттырды һәм, артына борылып карый-карый, арытаба сыпыртты!
Аллаһы Тәгаләдән соң чират миңа да җитте.
– Нәрсә серәеп каттың, ишәк, син дә изге теләк телә, аңгыра бәрән! Хәләл җефетем озын-озак, йөзгә кадәр яшәсен, диген, чүбек баш! Авырулар аны, коты очып, урап узсын, диген, ахмак! Пенсиягә чыкканда, акчасы йөз меңнән дә ким булмасын, диген, тинтәк! Чит илләргә сәяхәт кылсын, диген, тиле! Лотереяга фатир отсын, диген, дивана! Бу дөньядан иртәрәк китеп, хатыным, яшь иргә кияүгә чыксын, диген, җәһәннәм кисәве! Ташла елгага бер әйбереңне боз китеп беткәнче, җир йоткыры! И-и, һаман серәеп басып тора бит, юләр! Үз гомереңдә бер изгелек кыл ичмасам, уҗым бозавы! Кайчан гына дөмегәсең инде, ә, җан көеге!
А чё мин… Мин тыңлаучан малай. Гомер буе хатын сүзеннән чыккан юк, хәер, инде теләгем дә юк, чөнки бер-ике тапкыр “чыгып” караганнан соң, әнкәй карыныннан ник чыкканга и үкендем. Бик озак изге теләкләр теләдем дә, ташладым мин дә суга бер әйбер... Егерме метр биеклектәге күпердән... Әйе, шул җан өткечне инде... Хатынны...
Дөрес, иртән кайтып җитте ул – бернәрсә дә булмаган, ни булсын инде, аз дога укыдымы ни! Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән су ярга чыгарып ташлаган, үзе сөйләде. Ярый әле елгага ничек егылып төшкәнен хәтерләми икән. Башта мине дә танымый маташты әле. Буш кайтмаган – бер "КамАЗ" боз да алып кайткан, кирәге чыгар әле дип, бакчага бушаттырды, аннан миңа, тирес сыман таратырга кушты. Әле шуны таратып йөргән чак. Хәтере кире кайтмаса гына ярар иде, билләһи, Бүә балыкларына ризык булуың ихтимал. Шул Алла шәфкатенә ышанырга гына кала инде...
14-15.04.2018, 16.03.2020.