Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шушымы инде?..

Дата написания: 
14 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Шушымы инде?..

Карларны кояш эретте,
Аннан яуды яңгыры.
Үләннәр дә чыгар инде,
И рәхмәтләр яугыры!..

Тик белмим шул чыгар микән,
Шик туа бит күңелдә...
Үләнгә ирек бирерме –
Пычрак ята бар җирдә...

Чүбе – чүп әле ул аның,
Череп, юкка да чыгар...
Һәркайда ята шешәләр:
Аракыдыр, я сыра.

Аяк өсте, атлый-атлый,
Эчәдер ир, бичәсе...
Хәтта үсмер яшьтәге!..
Асфальт юлга ташлап киткәч,
Ватылгандыр ничәсе...

И адәм, акыл иясе,
Хәмердән ни эзләвең?
Шушымы ни инде синең
Җирдә калган эзләрең?
14.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Шушымы инде? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 318 б.