Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шук яз

Дата написания: 
16 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
Шук яз

“Тук-тук, тук-тук”... Ачык тәрәзәмә
Әйтерсең лә, кемдер шук шакый...
Аңлыйм бераз, тәндә җан бар әле –
Тышта шук яз... Яз! Кояш балкый.

Яз шаярта, тагын кем булсын соң...
Менә тагын... “тук” кабатлана...
Аптырагач, карыйм тәрәзәдән...
Ә андамы, туган, ә анда!..

Бер-бер артлы... кызлар узып бара
(“Тук-тук” итә бит... туфлиләре!)...
Берсе матур, икенчесе гүзәл,
Юк, тегесе иң-иң чибәре!

Әллә берсе яшьли сөйгән кызның...
Кызы инде... бик тә охшаган!
Булмас, димә, дөнья куласа бит,
Ә тизлеге, ди, нык ешайган.

...Тагын “тук-тук”, ә боларын хәтта –
Сал кашыкка, аннан куй йотып!..
Хәтта төнен, шулай тукылдатып,
Юк, бирмәсләр, ахры, һич йокы.

...Яптым тәрәзәне, ә йөрәккә: “Шым бул,
Үз вакыты, – дим, – һәрбер нәрсәнең!
Яшьлек бик тиз уза, шуңа да ул
Иң татлысы истәлекләрнең!”

...Колакта тик калды тукылдаулар,
Барысы да узып беттеләр.
...Әйтерсең лә, яшьлек үзе узды,
Миннән шулай көлеп, кеткелдәп.
15-16.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Шук яз. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 320-321 бб.