Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шәп чаклары бар иде...

Дата написания: 
07 марта 2017
Заметка: 

Фото из Интернета.

Инсур Мөсәнниф
Шәп чаклары бар иде...
Социализм чорындагы “яшел елан”га мәдхия

Мәскәүский аракының
Бар иде шәп чаклары.
Зиhенне дә чуалтмады,
Аяктан да екмады.
Шуңа аны, хөрмәт итеп,
“Акбаш” диеп йөрттеләр.
Кулга алыр алдан элек
Тузаннарын сөрттеләр.
Кунак җыеп, бераз “йотып”,
Җырлап, күңел ачтылар.
Гонаhы бик зур була, дип,
Күп “тоту”дан качтылар.
Ә хәзерге “күкбаш”ларның
Матур бары шешәсе.
Күбрәк “тотса”, байтакларның
Бик еш китә “түбә”се.
Ә “түбә”сез бәндәләрнең
Йорт-җире дә... түбәсез.
Түбә ябар буын үсмәс,
Гомер итсәк тәүбәсез.
7.03.2017.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Шәп чаклары бар иде. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 187-188 бб.