Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Иң шәп бүләк

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Бүген безнең авылда туй. Кайсы якта ничектер, ә бездә туйга бар авыл белән йөриләр. Шуңа, чакырганда, өй борынча чакыралар. Теләгең бар икән — рәхим ит. Бүләгең булмаса да, сиңа сүз әйтүче дә, кырын күз белән караучы да булмаячак. Монысы чит-ят кешегә инде. Ә туганнарга таләп икенче. Алар йөзләренә кызыллык китермәскә тиеш. Соңгы сыерыңны сатсаң сатасың, ә бүләк китерәсең — йоласы шундый. Шуңадыр, ахры, кәләш белән кияүнең туганнары бар кешене шаккатырырлык бүләк әзерләргә тырыша. Кешеләр туйга тамашасыннан битәр әнә шул бүләк бирешкән мәлне күрергә йөри, дисәм, һич ялгыш булмас.

Бу туй бигрәк тә зур бүләкле булмакчы, ди. Нигә дисәң, туганлашучылары кем соң?! Сатучы Сәкинә һәм балта остасы Кадим белән бухгалтер Нәфисә һәм колхоз идарәсе рәисе Сафа Вафич үзе. Кыз тәүгеләренеке, ә кияү — Сафа Вафич улы. Тик болай дип әйтү белән генә аңлашылып бетмәс, янәсе, шуннан ни булган, азмыни дөньяда колхоз идарәсе рәисләре һәм сатучылар? Ачыклык кертәм. Дөнья көтү ягына килгәндә ике як та андый-мондыйлардан түгел. Ике йортта да байлык ишелеп тора, малын-туарын әйткән дә юк.

Туй кайсы якта да шул туй инде ул, шуңа аның ничек үткәнен сөйләп тормыйм. Иң кызыгын гына — бүләк бирешүне генә сүрәтләп китәм.

Бездә бүләк бирешү алдан ук «сәхнәләштерелеп» куелган була. Ягъни, иң беренче, чама белән, бәләкәйрәк бүләктән башлыйлар. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дип әйтәләр әйтүен, тик ул сезнең яктадыр, ә бездә алай түгел.

Тәү башлап кәләш ягына сүз бирелә. Бүген дә бозмадылар бу йоланы. Кызның туганнары йөзләрен кызартмады. Бүләкләр арасында йомшак караваты да, келәме дә, телевизоры да, ниндидер илнең стенкасы да, тагын әллә нәрсәләр бар иде. Иң зур бүләкне, гадәттәгечә, ата белән ана бирде.

— Миннән яшьләргә өч миллион сум акча,— дип, әти кеше эре генә яңа тормыш коручылар алдына саклык кенәгәсе салды.

Шуның белән кәләш ягы бүләк бирүне тәмамлады. Чират кияү ягына күчте. Бу яктан да сүз тидерерлек булмады. Магнитофоны да, бала арбасы да, бәллүр савыт-сабасы да һәм башка тормыш кирәк-ярагы да яшьләр алдына өелде.

Чират әти кешегә житте. Сафа Вафич торып баскач, барысы да тын калды. Аның бүләге барысыныкыннан да зур булачагына берсенең дә шиге юк иде. «Машинадыр инде», — дигән сүзләр ишетелеп калды. Нигә, булыр да, безнең рәис ким-хур кешемени? Колхозы — алдынгы, тирә-якта дан тота, үзенең әллә ничәмә орден-медале бар, колхозының әллә ничә байрагы бар.

Сафа Вафич тыныч кына сүз башлады:

— Менә, улым, киленем, сезгә карап-карап торам да, тагын бер карап куям. Килен нык, таза күренә. Кода-кодагый, рәхмәт, яхшы кыз үстергәнсез. Безнең малай да начар түгел. Шуңа — маладис, Нәфисә, маладис, Сафа, дим. Кыскасы, икесе дә чибәр, буй-сыннары да бар, димәк, пар килгәннәр. Шуңа тазалык кирәк, сәламәтлек кирәк, дип әйтәм. Аннан тагын, балалар, тырышлык һәм уңганлык та кирәк нәрсә. Алары булса инде — жаның нәрсә тели, барысы да булыр. Шуңа, улым, сине иртәгә үк идарәдә көтәм. Һөнәр бирдем, укыттым, хәзер кеше булдың — эшкә тотынырсың. Сиңа да, килен, сүзем шул: колхозыбыз каладан ким түгел, жаның теләгән эшне сайлап алырсың. Тик иң мөһимен онытмагыз: тазалык һәм тырышлык кирәк, ә дөнья малы табылыр, — диде дә, урынына утырды.

Барысы да, тәүдә бернәрсә аңламый, аптырашып калдылар.

Кыз белән егет бер-берсенә карашып алды. Аннан торып бастылар. Сүзне улы алды.

— Икебез исеменнән дә, ягъни безнең гаилә исеменнән, рәхмәт, әти, яхшы сүзләрең, изге теләкләрең өчен. Бу — безгә иң зур бүләк. Һәм без аны кабул итәбез, — диде ул, кәләшенә елмаеп карап.

...Бу аптырашу нәрсә белән беткән булыр иде, ярый әле кемдер:

— Әче! — дип кычкырып җибәрде. Аны башкалар да күтәреп алды.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Иң зур бүләк. Юмореска. "Һәнәк" журналы, июль, 1986, №13.
2) Мөсәнниф Инсур. Иң шәп бүләк. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 211-214 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Иң шәп бүләк. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 87-89 бб.