Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шагыйрьнең юбилей кичәсе (Тимершин Рәдиф Мәхмүт улы)

Дата написания: 
22 января 2007

Шагыйрьнең юбилей кичәсе

Шагыйрь, язучы Рәдиф Тимершинны* тормышындагы истәлекле вакыйга – 60 еллык юбилее белән гәзит укучылар да, дуслары, якташлары да тәбрикләгән иде инде. Аның иҗат юлы турында гәзитебез дә язып чыкты (13.01.2007 ел, 4нче сан).
Күптән түгел шагыйрь туган ягына, кече Ватанына кайтты. 19 гыйнвар көнне Мәсәгут урта мәктәбендә аның юбилей кичәсе булды. Яңавылдан кунаклар шактый иде. Шулай ук Башкортстан мәдәнияте укытучылары да килгән. Бу көнне мәктәптә шигърият бәйрәме гөр килде.
Мәсәгут ягы – байтак сәләтле кешеләр биргән як. Югары Чатта күренекле татар шагыйре һәм язучысы Әдип Маликов туган. Шушы тирә-як авыллардан чыккан күпләр – Башкортстанда, Татарстанда республика звеносы җитәкчеләренә әверелде, СССРның, Башкортстан, Русиянең мактаулы исемнәренә, орден-медальләргә лаек булды. Юбиляр – БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Тимершин урынлы билгеләп киткәнчә, бу – Мәсәгут урта мәктәбендәге искиткеч укытучыларның хезмәт өлеше. Шагыйрь тәүге укытучысы Маһира апа (Шәйдуллина - И.Ш.) турында зур җылылык белән искә алды. Ә икенче сыйныфтан алып Әдибә Биктимерова укыткан. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул очрашуга килгән һәм, рәхмәтләр укып, укучысы кулыннан аның “Галәм һәм адәм” дигән китабын кабул итеп алды.
Мәсәгуттә шагыйрьнең байтак туган-тумачасы яши. Бу көнне аларның күбесе биредә иде һәм күренекле туганнарының балалык, мәктәп, үсмер еллары турында хатирәләре белән уртаклашты. Аларның һәрберсендә аның иҗат өлкәсендәге уңышлары өчен горурлык сизелеп торды.
Шагыйрь кичәдә “Саумысыз, авылдашлар” поэмасын укыды.
– Ирек яулап, сугыш кырларында һәлак булган ата-бабаларыбыз һәйкәле яныннан һәр көн үтеп йөрисез. Тынычлык хакына гомерләрен биргәннәрне, тормышыбыздагы бар нәрсәнең кемнәр хезмәте, көче белән булдырылганын беркайчан да онытмагыз , – укучыларга мөрәҗәгать итеп, Рәдиф Мәхмүт улы шулай диде.
Рәдиф Тимершин – Башкортстанда балалар өчен язучы күп булмаган шагыйрьләрнең һәм язучыларның берсе. “Гөлнарага чәчәкләр”, “Тере васыять” – бу аның китапларының әле кайберләре генә. Пьесалары да бар. Шагыйрьнең укучылар башкаруында юмористик шигырьләрен балалар гына түгел, өлкәннәр дә кызыксынып тыңлады.
Ул сатирик буларак та билгеле. Тормышыбыздагы җитешсезлекләрне тәнкыйтьләгән фельетоннары, шигырьләре кешеләрне уйланырга, күңелнең чын кыйммәтләрен искә төшерергә мәҗбүр итә, җәмгыятебезгә шушы җиңел булмаган шартларда бирешмичә яшәргә ярдәм итә.
Бу көнне чыгышлар һәм бүләкләр күп булды. Район хакимияте башлыгы урынбасары Б.Ш.Нурисламов, мәгариф бүлеге башлыгы З.А.Хуҗин, Яңавыл район үзәк китапханәсе директоры И.К.Проскурякова, Ходайбирдин исемендәге, “Урал” АХПКсы идарәсе рәисләре К.Л.Мөфтахов, Р.Н.Сәетов, Мәсәгут авыл Советы хакимияте башлыгы Ф.Л.Мөфтахов, Мәсәгут урта мәктәбе директоры Р.Р.Кашапова, шушы юллар авторы, "Яңавыл таңнары" гәзите редакциясе вәкиле, туганнары һәм башкалар шагыйрьнең иҗаты турында күп җылы сүзләр әйтте. Шагыйрьнең тормыш иптәше, кичәдә аның янәшәсендә булган Филзә Гафур кызына да бик күп ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Кичәне юбилярның шигырьләрен сөйләгән укучылар чыгышы, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерт номерлары бизәде.
Әйе, Мәсәгут җире, чыннан да, талантларга бай. Шагыйрь, язучы, сатирик Рәдиф Тимершинның юбилей кичәсе – моңа ачык дәлил.
Инсур Шәңгәрәев.
Басылган: “Яңавыл таңнары”, 27.01.2007, 10нчы сан.
* Искәрмә. Тормыш еллары – 1.01.1947-2.05.2017, шагыйрь 71нче яшендә вафат булды, Мәсәгут авылында җирләнде.