Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шагыйрь язмышлары

Дата написания: 
19 сентября 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Шагыйрь язмышлары

Татар дөньясының даһилары күп –
Тукай, Туфан, Җәлил, Такташлары.
Китапларын тик кемнәр укыр икән –
Урыслашабыз, и кардәшләрем!
Күңел чүплегенә ыргытылмасмы
Милләтебезнең йөзек кашлары?
Батса тузанга тәүдә китаплары –
Телкәебезнең гәүһәр ташлары –
Чираттамы гүр-кабер ташлары?
...Ниләр кичерми шагыйрь башлары.
Милләттәш! Кулыңда язмышлары!
28.07.1994-19.09.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Шагыйрь язмышлары. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 14.03.1995, №31.
2) Мөсәнниф Инсур. Шагыйрь язмышлары. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 76 б.