Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сезнең авылдан нинди шәхесләр чыккан, беләсезме?

Дата написания: 
21 января 2021

Сезнең авылдан нинди шәхесләр чыккан, беләсезме?

Режиссер, драматург, укытучы, физиотерапевт, язучы, актер, Башкортстанның атказанган артисты (1989), Россия Федерациясенең театрлар берләшмәсе әгъзасы (1992) Хәкимов Венер Юрис улы 1962 елның 16 июнендә Борай районының Бустанай* авылында дөньяга килгән. Әтисе Юрис Гыймади улы Бустанай авылында, әнисе Рәйсә Гарифҗан кызы Татарстанның Арча районы (хәзер Әтнә районы) Олы Әтнә авылында туган.
Венер Хәким, Кузбай урта мәктәбен тәмамлагач, хезмәт юлын 1979 елда Салават башкорт дәүләт драма театрында реквизитор булып башлый. Бер үк вакытта Салават медицина училищесын, ә 1984 елда Стәрлетамак мәдәният техникумын (элекке КПУ) тәмамлый. Укып бетү белән Салават театрында актер булып ныклап эшкә тотына.
1994 елда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясенең театр бүлеген тәмамлый (Г.Камал театрының баш режиссеры Марсель Хәкимович Сәлимҗанов курсы). Шул елларда ук сценарийлар, пьесалар, көләмәчләр яза башлый. 1979-1995 елларда Салават башкорт дәүләт драма театрында актер һәм постановка бүлеге мөдире булып эшли. 1995 елның август аенда Стәрлетамак мәдәният техникумына режиссер-педагог итеп күчерелә, биредә 2009 елга кадәр хезмәт сала. Бу елларда үз эшеннән башка Стәрлетамак театрында актер, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Миңнегали Хөснетдиновның “Илһам” эстрада төркемендә режиссер, алып баручы була.
2009 елда Мәдәният министрлыгы аны Нефтекама дәүләт филармониясенә режиссер-куючы итеп эшкә җибәрә. 2010 елдан алып Яңавыл шәһәрендә яши.
Бүгенгә театр сәхнәсендә куелган пьесалары исәбендә “Ул да бит кеше”, “Көнчыгыш маҗаралары”, “Кодалар-кодачалар”, Шамил Рәхмәтуллин әсәренә нигезләнеп эшләнгән “Алмагачлар чәчкә атканда”, “Беренче һәм соңгы мәхәббәт”, “Керәшен татарларының мунча бәйрәме”, “Гномнар иленә сәяхәт” кебек иҗат җимешләре бар.
Сатира-юмор жанрында язылган әсәрләре бүген дә сәхнә түреннән төшми, алар арасыннан “Көндәлек”, “Кемгә кирәк ул сәламәтлек?”, “Гадәттә, без, ирләр...”, “Балалар хәсрәте”, “Туйдан кайтып киләм!”, “Абдулла карт хатирәләре”, “Ана монологы” һәм башкаларны әйтергә мөмкин. Кайбер әсәрләре күренекле сүз осталары (мисалга, Татарстанның атказанган артисты Бәрхәт Гәрәй) репертуарына кергән.
Сөекле әти һәм дәү әти дә әле ул: өч ул-кызы һәм 5 оныгы бар!
* Бустанай – В.Хәкимов раславы буенча, бу атама “Айлы бакча” яки “Серле ай” дип тәрҗемә ителә.
Инсур Шәнгәрәев Венер Хәкимов ризалыгы белән язды.

Добавить комментарий