Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сәер чир

Дата написания: 
18 марта 2018
Заметка: 

Еш кына чит кеше фатиры тәрәзәсеннән күзен дә алмый үтүче 12-13 яшьлек кыз балаларны күзәтергә туры килә.

Инсур Мөсәнниф
Сәер чир

“Чит кешенең тәрәзенә
Беркайчан бакма, балам,
Якыныңнан кемдер үлә,
Моннан сакласын, Аллам!”

Әнкәй, инде мәрхүмәкәй,
Шулай кисәтә иде.
Тормыш, әдәп сабакларын
Шулай өйрәтә иде.

...Әй кыз бала, тәрәзәмнән
Күзең алмыйча үттең...
Ачык пәрдә артымнан ни
Күрергә өмет иттең?

Чит кешенең тәрәзенә
Ни дип багасың икән?
Пәрдә арты тормышыннан
Ни тәм табасың икән?

Андый чир* бар, әйе, беләм...
Чирледер синең күңел...
Булсын да, ди, тик моңардан
Миңа һич җиңел түгел.

Бу яклап, мин, беләм, көчсез,
Дәвалый алмыйм сине.
Борынгыдан калган әдәп
Онытылган шул инде...

Юктыр, ахры, гаиләңдә
Бу хакта әйткән кеше.
Өч-дүрт сыйныф белем алган
Әнкәм, мәрхүмәм, төсле...

* Вуайеризм яки визиони́зм – яшерен психик авыру төре (чит кешенең яшерен тормышын күзәтергә тыелгысыз теләк).
17-18.03.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сәер чир. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 223-224 бб.