Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сары яфрак (Жёлтый лист)

Дата написания: 
13 октября 2018

Инсур Мөсәнниф
Сары яфрак

Сары яфрак ак каеннан
Өзелде дә очты ары.
Җилдән узып, кая барсын,
Яфрак кына ул нибары.

Безне дә бит язмыш-җилләр –
Куып йөртә дөнья буйлап:
Өзеп ала, йолкып ала,
Илтеп ташлый, тормый сорап.

Айрылабыз, сарылабыз
Әллә нинди чит җирләргә.
Һәм түгәбез, сыкрый-елый,
Зарыбызны бар җилләргә.

Тормыш хәзер шундый инде,
Яшәп булмый туган җирдә...
Тормыш шундый... Язмыш кушса,
Буласың ул моһаҗир* дә...

Язлар җитә... Ак каеннар
Тагын яшел яфрак яра...
Тик күз алда – көзге көннәр...
Күңелемне сагыш сара.

Сары яфрак ак каеннан
Өзелер дә очар ары.
Очар ары, очар ары...
Ачы җилләр кочар аны.

Очсын гына... Әлегә ул
Бәхетеннән күккә ашкан!
Канатлары нык әлегә...
Ә хисләрме!.. Хисләр шашкын!..

Тик мәңгелек берни дә юк...
Канатлары тиздән арыр...
Акрын гына җиргә төшәр...
Тиздән аны карлар сарыр...

...Җирдән узып, кая барыйк,
Кеше генә без нибары.

*Моһаҗир – сәяхәтче, юлчы.
13.10.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сары яфрак. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 261-262 бб.