Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Самавыр чәе

Дата написания: 
19 февраля 2020

Инсур Мөсәнниф
Самавыр чәе
Күңелле хикәя

Нәфисә карчык әллә нинди төшләр күреп, йөрәге дөрселдәп уянды. Әллә нинди дип инде, яшь чаклары саташтырды. Мәрхүм ире Нури белән башта капка төбендә тордылар, аннан су коендылар, аннан чәчәк җыйдылар, аннан, юләр төш бит инде, кинәт район үзәгендә булып чыктылар, ул аны армегә озата, имеш, шуннан... и-и-и, үбәм генә дигән иде, уянды да куйды... Теге дивана баш Хәмит килеп кысылды бит... Яратам дип башын катырган иде яшь чагында, Нури котын алгач кына якын килмәс булды. Монда исә, икесен бергә калдырып, автобуска утырып китте дә барды... Кергәч тә керә бит төшкә шундый нәмәрсәләр...
Кинәт башына келт итеп уй төште. Кара әле, район үзәгендә моннан ун ел элек, пенсиягә чыгарга дүкәмит тапшырганнан соң әллә барганы да юк инде? Я Хода... Вакыт юк бит... Әле бакча, бәрәңге, әле балалар, оныклар кайта, әле тавык, кәҗә... Нәрсә кирәк, барысын да балалар ташый. Нәфисә карчыкның күңеленә шундый сагыш тулды ки, шунда ук район үзәгенә җыена башлады. Балалары бүләк иткән иң матур күлмәген эзләп алды, уңайлы аяк савыты да табылды. Иркенләп утырып чәй эчкәч, термоска чәй тутырып алгач, аны балалары калдырган сумочкага салгач, көзгегә карап, чәчен-башын төзәткәч, яшь чакта ире бүләк иткән кечкенә алтын сәгатен тагып, аны стенадагы сәгатькә карап төзәткәч, автобуска гына акча калдырып, төп акча янчыгын теге төшми торган урынга тыккач, бисмилла әйтеп, өен бикләп, шулай ук “Лә Илаһы иллалла” дип укынып, капкадан чыкты, кече капка, шыгырдап, аның артыннан аптырап карап калды.
Район үзәгенә бару хәзер авыр түгел, автобуслар йөреп тора, элек кенә ул, яшь чакларында, йөк машинасы кузовына утырып, кырык чакрым буе бар җирләрен җилләтеп, барып җитәләр иде... И-и, хәерсез, каршыга тагын шул тозсыз Хәмит килеп ята. Нәрсә өендә генә ятмый икән инде? Ярый, ул район үзәгенә бара, ә ул кая бара инде? Тегесе, аны күрү белән авызын ерды (тешләре бар икән әле, әллә ясалмамы икән?):
– Нихәл, кордаш, кая киттең болай бәлтерәп? Таяк та алмагансың, егылып китсәң, кем торгызыр? Берәрсе чәйгә чакырдымы әллә? Әллә свиданьягамы? Бик хәттәр киенгәнсең? – Шул, теге яшь чактагы гына түгел, бер биш еллап элек яңадан кичергән үпкәсен һаман оныта алмыйдыр инде, бахыр... Хатыны күптән вафат. Нәфисәнең ире үлеп, шактый вакыт узгач та килеп караган иде ул, әйдә, бергә дөнья көтик, дип... Гел шулай төрттереп калырга ярата, үч аладыр да, күңеле буладыр инде...
Нәфисә карчык күп сөйләшеп тормады, болай да инде юлы уңачагына шикләнә башлады.
– Синең хәер-фатиха белән җан тәндә әле, Хәмит. – Тик кая барганын сөйләп торырга исәбендә юк иде, шунлыктан: – Югары оч Хәмдиянең хәлен белеп килим, дим, байтактан күрешкән юк...
– Бар, бар, авылдашларның колак итеп чәйнәп, чәйләп алыгыз, ату йоклый алмый интегерсез! – Тагын авызын ера. Нәфисә карчык, бик каты нәрсәдер әйтергә дип авызын ачса да, кире йомды. Юлга чыкканда кеше белән тиргәшү яхшыга илтмәве бар.
– Шулай итәрбез, шулай итәрбез, – диде дә, шәп-шәп атлавын белде. Ай имгәк, очрагач очрый бит. Гел шулай, күргән саен аптырата бит тел чарлап!
Автобуска утыргач, тынычланды тагын. Басу-кырларны күзәтте, юл буенда бар җирләрне баскан агачларны күреп шаккатты. Элек бит, колхоз чорында, бу урыннарда иген үсә иде, хәтта пенсионерлардан багана төпләренә, патша заманындагы кебек, тырыс тоттырып, кулдан ашлык чәчтерәләр иде! Ахырзаман җитүе шушыдыр инде...
Күңеле кырылды-кырылуын, тик кибетләрдә өелеп яткан, ай буе бурсымаган икмәк-күмәчләрне исенә төшергәч, тынычланды. “Үсәдер инде кайдадыр, кибеттә икмәк булмас иде, ул гынамы әле, йөз төрле кетер-метер дә булмас иде, кытайлар исән булса, ачтан үлмәбез”, – дип үзен тынычландырды. Юл уңае утырган күрше авыл хатыны белән шул хакларда сөйләшеп бара торгач, килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Аңардан кирегә автобус кайчан китәсен дә белеште, кич кенә була икән, монысы яхшы да әле, иркенләп йөрер.
Урам буйлап китте. Таныш кебек җирләрне таныды да, танымады да. “Ләхәүлә, лә куәтә”не башын борган саен укынды. Тәмам үзгәреп беткән бит монда! Адашып йөрерсең әле, билләһи газим! Артына борылып карады. Ярый, вокзал хәзер яңа, биек, ерактан күренеп тора, адашмас әле, адашса әллә, авызында кызыл теле бар, сорашыр.
Иң кызыгы шул – адым саен кибет икән бит хәзер... Карга баласы кебек, авызын ачып карап торды да, бисмилласын әйтеп, на всякий случай, урысча да чукынып, кереп китте беренчесенә. Нәрсәләр күргәнен хәзер хәтерләми дә инде. Бу ирен буягычны – иннекне нәрсәгә сатып алганын да онытты хәтта. Ярар инде, бер яшьлектә, бер картлыкта, ди бит бабайлар да... Кирәге чыгар әле. Һич югы, буяп чыгып, теге ерык авыз Хәмитне кызыктырыр, йөрәге янсын дошманның! Юк-бар гына түгел, кирәкле кирәк-ярак та табылды, стена сәгатенә бәтәрийкә, хәтта кызыл эремчек тә саталар икән! Инде аны ашамаганына биш былтыр, кем әйтмешли, әнкәсе үлгәннән башлап! Элек әбиләр, әниләр үз рецепты белән кайната иде... Башка әйберләрен (“бер кирәге чыгар әле, район үзәгенә көн дә йөреп булмый бит – кәҗәсе, бәрәңгесе...”) чутлап тормыйм, хатын-кыз эшенә кысылу ир-ат эше түгел.
Пенсионер әби булса да, хатын-кыз бит әле ул, күзе белән тирә-якны байкарга да онытмады. Урамдагы ярты халык – аның кебек үк, сумка, пакет күтәргән әбиләр, кибеткә азык-төлек алырга чыкканнардыр, ахры. Яшьләр эштә булса, кибет алар җилкәсендә инде... Ярый, ялгыз яшәсәләр дә, тамак туйдырырга кирәк бит. Ялгызларны тиз аерып була – аларның әйбере бик аз, сумка-пакет төбендә генә. Бу пенсиягә Әмерикәгә барып булмый шул... Хәер, бездә дә ач түгелләр, ахры, очраган яшьрәк хатыннарның яртысы – аның кече капкасына чак сыяр иде, битенә чиртсәң, кан атылып чыгар, валлаһи! Болар көненә биш кило колбаса ашыймы икән ни соң?! Үзенең гәүдәсенә тиз генә күз төшереп, шөкер итеп куйды – бер артык ите дә юк. Ул бәрәңге, колорад корты, кәҗә белән җыярсың, бар, монда тәнеңә ит! Юкка гына Хәмит авыз суын агызып йөрмидер... Тфү, тагын искә төште, мөртәт! Гомере озын булыр әле... Хәер, амин, шулай булсын, дөнья иркен, барысы да сыярлык, әнә, кытайлылар сыйганны... Хәер, бүселеп, безнең ил чиген дә узып баралар, ди... Алла сакласын инде...
Олылар бер хәл әле ул... Яшьләргә карап, исе китте Нәфисә карчыкның. Я, Хода! Дөрес, араларында шактый рәтле генә киенгәннәре дә күренә. Барысының да кулында мәртфон. Мәрткә киткәннәр диярсең. Шуңа караганнар да, кайда туктаганнар, шунда басып торалар. Сөйләшергә иптәшләре юкмы икән ни соң? Әнә бит, урам тулы яшьтәшләре! Юктыр инде, тере кыз-егетне шул нәмәгә алыштырмаслар иде. Телефоннан башына чыбык сузган балаларны да күрде, шул телефоннан миләренә электр заряды алалардыр инде, ату, батареялары утырып, туктап калырга мөмкиннәрдер... Алга таба сузган кулына телефон тотып, үзалларына сөйләнеп, шуңа ияреп баручыларны да күрде. Берсе аңа, икенчесе хәтта тимер баганага барып бәрелде. Нәфисә карчыкка бернәрсә дә булмады, бәрәңге утап, күмеп, казып, кәҗә сауганда иелеп-бөгелеп ныгыган гәүдәгә чуртым булсынмы. Ә менә тимер багана бөгелде, теге ышпана малай әллә багананы, әллә аны бирегә утырткан адәм актыкларын сүгә-сүгә ары китте. Башына берни дә булмады тагын, башында мие булса, валлаһи, чәчрәп атылып чыгар иде, мие юктыр инде...
Анысы тагын бер хәл әле. Паркны да күреп чыгыйм дип, таш сукмакка аяк баскан иде, каршысына бер малай-егет килгәнен күрде. Кытайлар джинсы дип саткан зәңгәр сатин чалбар кигән, аның төбе чүт җирдән сөйрәлми (шул сөйрәлгән тукымадан тагын бер чалбар тегәргә мөмкин, биллаһи газим!), аякларын аерып атлый! “Эх, эше харап икән бит бу баланың!” – дип уйлады Нәфисә карчык. Элек балалары, урамда уйнаганда астына җибәрсә, өйгә шулай кайтып керә иде, таныш күренеш. Туктап, аны көтеп алды да:
– Ай, балакаем, харап булгансың бит, астыңа кәкәй иттеңме ни?! Бәдрәф бармы соң якын тирәдә? Юктыр да әле, мин күпме йөрдем, күрмәдем... Нишләрсең икән соң инде хәзер? Өең еракмы соң? Әллә син дә, минем кебек, авылдан килдеңме? Һич булмаса, әнә теге куак артына бар инде, ГАИ штраф салмас әле, хәлеңә керер... – дип тезеп китте. Теге малай-егет, татарча бераз сукалыйдыр инде, аңлады, ахры. Акаеп көлеп куйды да:
– Син үзең кәкәй иткәнсеңдер, модалы чалбар ул, фирма, томана карчык, – дип, аны читләп узып, кәкәйле чалбары белән ары китте. Я, Хода, үзең ярлыка! Мода күрәсе дә бар икән әле Нәфисә карчыкның, Аллаһы Тәгалә Җир йөзендә йөрткәч! Мода, дип ни... Барлык яңа мода – кире кайткан иске нәрсә инде ул... Әнә, аның малайлары бәләкәй чакта йөрткән “мода” кире кайткан бит...
Паркны урап чыгып та өлгермәде, каршына инде бер кыз-кыркын килә. Өстенә матур гына куртка кигән, әмма менә балагына таба тарайган чалбары... Аны кем теккәндер, арты зур, асылынган, балагы тар, өстәвенә, кыска, кызның иләмсез зур ботинкалары ерактан күренеп тора, читтән карап торган кешегә бик мәзәк инде. “Балакайның озынрак балаклы чалбар алырга акчасы җитмәгәндер инде, хәзер юньле-башлы эше дә юк шул”, – дип кызганды аны карчык. Ярый әле, ике-өч көндә бетсә дә, пенсияне вакытында бирәләр... Андый бичара-мәхлукларны карчык арытаба да шактый күрде. Китереп терәделәр бит илне, арурак чалбар тегәргә материаллары да калмады. Эканумить итәләр, халыкны киендерергә кирәк бит.
Ниһаять, арыды. Автобус килер вакыт та якынлаша иде, вокзалга юнәлде. Эскәмиягә утырып, бераз ял итәр, үзен күрсәтер, башкаларны күзәтер. Кызык нәрсәләр күп икән монда... Тик кызык күп дип, шәһәрдә куна-төнә ятып булмый бит. Ул монда киләп сарып йөри, ә йорт-бакчасы караучысыз. Көтү кайтыр, кәҗәсен савар, теге әмрикә кортларын чүпләр, иркенләп тыгынып ятмасыннар әле. Ни яман шешкә, ни эспидкә, ни шул кортларга каршы бер дару таба алмадылар инде, эшләре катыдыр, көн дә космоска очалар бит, күкне тишкәләп бетерделәр, шуңа яңгыры да, кары да вакытында яумый, кыш көнендә кояшта кызынырга була бит хәзер! Ә җәй җитсә, тунны еракка алып куеп та тормыйлар. Ай, Алла!.. Авылга кайтып төшсә, тагын теге Хәмитне очрармы икән инде? Тәки тагын искә төште, мөрт.., һай әттәгенәсе, каян килә шушы сүз телгә.... Алла бәндәсе. Аяклы бәла булды бит инде, валлаһи. Юри каршына чыгып тора, диярсең... Аңа да авырдыр инде, тәки өйләнмәде бит... Начар кеше дә түгел, эчеп-тузынып, урамда йөргәне юк, бакчасын да үзе караштырган була, өй эче ничектер, яшь чакларында ире белән берничә тапкыр кунакта булганнан кала, тупсасын атлап кергәне юк...
Вакыты җитү белән, автобус килеп туктады. Монысында урыннары икенче авыл хатыны белән туры килде. Тагын шул ук нәрсәләр турында гапләшеп кайттылар, нәрсә сөйлисең инде, кемнең кай төше авырта, шул хакта сөйли, диләр бит... Авырткан урыннар күп инде ул, сөйләргә кеше бар, тик ишетүче генә юк. Колаклары каткандыр инде, гел тәмле ашасаң, күз дә начар күрә, колак та начар ишетә башлый, ди бит брачлар да.
Авыл очында төшеп калгач, акрын гына ары атлады. Көтү кайтырга вакыт бар әле, хәер, кәҗәсе ушлый хайван, капка ачучы булмаса да, коймадагы тишектән үзе керә дә китә. Аннан йөри ишек алда, тегендә-монда төртенеп. Яшелчә утырткан кече бакчаның коймасы биек, нык, балалары тотып китте, кәбестәгә төшә алмый, әй, шуңа эче поша инде тегенең!..
...– Нихәл, Нәфисә, гурыдка бардыңмы әллә, бик нык күтәренгәнсең, иртән берни дә әйтмәгән идең, нишләп барасы иттең? – дигән сүзләрне ишеткәч, Нәфисә карчык чак абынып егылмады. Лә Илаһы иллалла! Хәмитнең йорты алдыннан узып бара икән. Бәла аяк астында, ди бит, дөрестер инде. Кем икәнен беренче сүзеннән үк таныды инде, ничек танымасын, “мур кырг... һай әттәгенәсе, каян килә телгә шундый сүзләр, чистый бозылдың бит син яшьләр кебек, Нәфисә кортка!” Үзен тиз генә орышып, әмма ашыкмый гына җавап бирде:
– Котымны алдың, чак артка аумадым. Әй, уйладым да, барып кайтыйм әле, дидем, күптән барган юк иде, дөнья гизеп булмагач, ичмасам, шәһәр күреп кайтыйм, дидем. Анда да кызык, яңалык күп икән, әллә кая йөрисе юк, кайда да шул бер хәлдер инде...
– Анысы шулай, әнә, телевизорны ачсаң, барысын да күрәсең. – Аннан: – Бик арыгансың бугай, әйдә, кереп, чәй эчеп кит, өеңдә чәй кайнатып көтеп торучы юк бит, ә минем чәй әзер, хәтта самавыр чәе...
– Ничек инде мин сиңа тиктомалга чәйгә керим, ди, кеше күрсә, ни дияр! Кит булмаганны!
Хәмит карт көлеп куйды да:
– Нинди кеше сүзе ди инде безнең яшьтә! Олылар бер-берсенең хәлен дә белмәгәч, ни кала бу дөньяда... Көне буе телевизор карап утырыргамы ни...
Нәфисә карчык аңа ныклап карады да... үз-үзенә шаккатты. Кара, ул керергә каршы түгел икән бит! Самавыр чәе ди бит, бу сиңа электр чәе түгел инде...
– Самавыр кайнаттым, дисең инде? Арытты инде, арытуын... Ярый соң, әйдә! – Нәфисә карчык, кинәт, әйтерсең лә, биредә көн дә кунакта була, ачык кече капкага таба беренче булып үзе атлады... Аны чиста итеп җыештырылган өй эче, өстәлдә чыжлап утырган самавыр каршы алды...
Озак утырмадылар, әмма самавырның суы бетте. Картларча, әкрен генә әңгәмә корып утыра торгач, вакытның узганы сизелми дә калды. Көтү кайтыр сәгать якынлашканлыктан, Нәфисә, кат-кат рәхмәт әйтеп, урыныннан кузгалды. Хәмит капка янына озатырга чыкты. Нәрсә булсын инде, шул картларча хушлаштылар, Нәфисә хәтта кунакка чакырган сыманрак сүзләр дә әйтте әле (“Вакытың булса, килеп утыр”). Аннан, шәһәр күчтәнәчләреннән яртылаш бушаган сумкасын җиңел генә селкә-селкә, шулай ук җиңел генә, терт-мерт атлап, өенә юнәлде. Хәмит аның артыннан карап калды. Нигә карамасын, күзе булгач, карый инде... Нәфисә аның күз карашын җилкәсе белән сизсә дә, борылып карамады. Ары-бире боргаланырга ул әллә акылы утырып бетмәгән унсигез яшьлек кыз баламы? Борылып карар әле, бергә утырып чәй эчтеләр бит инде... Самавыр чәе...
19.02.2020.

Добавить комментарий