Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сак һәм Сок

Дата написания: 
08 сентября 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Сак һәм Сок

Синсез – тормыш сансыз... Йөрим шунда –
Исәпкә бар, санга юк булып.
Мәңге шулай сөю урманында
Йөрербезме Сак һәм Сок булып?
Авыр газап – киталмасаң ташлап,
Килергә дә якын базмасаң...
Мәңге янәш, мәңге ялгыз булып
Яшәргә, дим, Ходай язмасын.
...Син Ир түгел, җил уңае йөреп,
Тәкъдиреңне үзең язмасаң.
1.06.-8.09.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сак һәм Сок. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 31 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Сак һәм Сок. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 109-110 бб.