Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сагыш

Дата написания: 
22 октября 2018

Инсур Мөсәнниф
Сагыш

Ярты гомерем быел узды елга буйда –
Балык кармакладым, тырышып.
Кемдер, яхшы шөгыль дип, ай-һай бик мактады...
Ташлаучылар булды орышып...

Елга, яр буйларында башка төрле уйлар
Килеп керә синнән сорамый.
Алар анда бик үткен яки даһи була,
Я әйтергә һич тә ярамый.

Балык кебек, тамак, дип, эләкмибез кайчак
Нинди генә хәйлә-кармакка...
Ярый, монысы инде башка тема, ахры,
Тормыш безне шулай алдата...

Ә минем уй-исәбем күпкә гади иде:
Кайгым онытырга акрынлап...
Су төбенә сагышым батырырга иде...
Кире чыкмасын дип, арканлап!

Су төбенә, тирәнгә... Калыкмаслык итеп,
Һәм кайтмаслык итеп мәңгегә!
...Ярыннан чыкты елга, елап... сагышымны
Какты дулкын ярга кирегә...
22.10.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сагыш. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 264-265 бб.