Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Письмо Ф.Исламова (4)

Дата написания: 
28 января 2015

Хөрмәтле Инсур энекәш!
Сине Казаннан Фәнис абый Исламов борчый.
Яңавылда синең белән телефон аша сөйләшкәндә миннән кыскача автобиографиямне сораган идең. Шактый соңлап вәгъдәмне үтим. Тормыш мәшәкатьләре шактый инде. Картаела. Хатыным Роза еш авырый. Йөрәге, аягы, умыртка сөяге авырта. Ике мәртәбә егылып умыртка сөяген сындырды. Анда грыжа хасыйл булды. Алай акырын гына хәрәкәтләнә.
Мин ярты ставкага эшләп йөрим әле. Атнага бер тапкыр институтка барып киләм. Нигездә, өйдә hәм китапханәдә эшлим.
Инсур энекәш! Энем Фирусны җирләү уңае белән язган материалымны газетагызда урнаштыргансыз. Бу изгелекләрегез өчен Римма Солтановнага, Сезгә, Альбира сеңелкәшкә, редакция коллективына олы рәхмәтемне белдерәм. Ни сәбәпледер якташыбыз Фәйрүзә Вәлиевага багышланган язмам газетагызда урын таба алмады. Югыйсә, ул текстны, кыскартып булса да, район hәм шәhәр газетабыз да бирә алса, бик яхшы булыр иде дә соң. “Татар иле” газетасында Фәйрүзә сеңелкәшкә багышлап язган материалым дөнья күрде дә соң. Җылы сүзне райондашларыбызга да ирештерәсем бик килгән иде, югыйсә.
Инсур энекәш! Яңа Уртавылда яшәүче hәм иҗат итүче Рәфис энекәш Мөхәммәтдиновның язмышы Сезгә мәгълүм. Мин аннан газетагыз белән бергә киңәш сорап язган хатын алдым. Язмышы бик авыр инде шактый үткен каләмле бу энекәшнең. Ул миннән шигырьләр җыентыгын бастырып чыгару буенча киңәш сораган.
Казанда аны бастырып була, тик җыентыкны бу шәhәрдә чыгару ифрат зур чыгымнар, мәшәкать таләп итәчәк. Мин аңа редакция коллективы, район типографиясе җитәкчеләре, хакимият башлыклары белән якыннан сөйләшергә, үтенечен белдерергә, ярдәм сорарга киңәш иттем. Бу өлкәдә аңа булышлык күрсәтә алмассызмы икән?
Тәтешледән миңа 2004 елда район типографиясендә басылган 4 китапны бүләк итеп салдылар. Бу типографиядә барлыгы 8 китап дөнья күргән икән. Бу китапларның эчтәлеге миндә, нигездә, әйбәт тәэсир калдырды. Мин, алар турында ике бәяләмә язып, район газетасы редакциясенә юлладым. Ике туган сеңелкәш Рәвия Ганиеваның (ул тумышы белән безнең Асаудыбаш авылыннан, 9 бала анасы) шигырь җыентыгына (80нән артык шигырь) мөнәсәбәтемне аерым яздым.
Инсур энекәш! Әгәр мөмкин булса, Рәфис белән телефон аша бәйләнешкә кереп, аңа киңәшләреңне бирә алмассызмы икән? Бик игелекле зат ул Рәфис.
Сезнең район hәм шәhәр газетасын бастыручы типографиянең 100-150 битлек китап бастырырга мөмкинлеге бардыр, мөгаен. Электән яшьтәш авылдашым Рәфис Исмәгыйловның улы (дөресе, аның абыйсы Рәшитнең – И.Ш.) типография директоры булып эшләве хакында ишеткән идем. Шактый еллар элек ишеткән идем шул. Бәлки Рәфис энекәшнең шигырьләр җыентыгын льгота белән дөньяга чыгарырга мөмкинлек туар. Вакытында игелекле энекәш Низам Хәмзин бернинди чыгымнарсыз дөньяга чыгарган иде дә соң. Хәзер базар мөнәсәбәтләре бөтен эшне абындырды, кешеләрдәге изге сыйфатларны бөтенләй юкка чыгара бара диярлек. Хәер, изге затлар арабызда очрый әле.
Инсур энекәш! Сине үз итеп колга буе таркау эчтәлекле хат яздым инде – рәнҗемә, зинhар.
Каләмең үткен, фикерең тирән, сәләтлесең, күбрәк яз. Синнән районыбыз, шәhәребез тарихы буенча зур күләмле хезмәтләр көтеп, Фәнис абый Исламов.
5 июнь, 2005 ел.