Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Письмо Ф.Исламова (1)

Дата написания: 
31 января 2014

Хөрмәтле якташым иптәш Шәңгәрәев!
Хатымны бигрәк коры башлыйм инде. Сезнең исемегезне һәм әтиегезнең исемен хәтеремдә калдырмаганмын бит. Олыгая бару бәласе инде ул.
Сездән 2 экз. минем язма да өлешчә файдаланылган район газетабызны алдым. Игътибарыгыз, ярдәмегез өчен Сезгә бик-бик зур рәхмәт инде. Бу язма сезнең ярдәмдә дөнья күрүенә шикләнмим.
Тик менә үзем генә рәхмәт билгесе итеп бер яхшылык та эшли алмыйм бит. Китап кибетендә сезне канәгатьләндерерлек рәтле китап та юк. Китап кытлыгы хәзер. Хәер, китап кытлыгы гынамы хәзер? Дөньясы буталып бетте…
Рәнҗи күрмәгез инде, пожалуйста, авторга булышабыз дип бу китапны филиалга күп экземплярда алган идек. Аның бер өлешен списать иттек. Шуның 1 экз. Сезгә юллыйм. Күз йөртеп чыга күрегез.
Әмир Фатыйхович (Фатыйхов (1930-2012), журналист, туган якны өйрәнүче, озак еллар Яңавыл район гәзитендә мөхәррир урынбасары булып эшләде, «Гайнә иле» китабы авторы – И.Ш.) эш урынына кереп чыккан иде. Әле булса шактый мәктәп башкортча укып газаплана икән. Нинди мәгънәсезлек бу. Балалар кызганыч инде, бик кызганыч.
Уфада узган фәнни конференциядә шул юнәлештә чыгыш ясаганда миңа башкорт интеллигенциясе аягүрә басып нәрсә генә кычкырмады. Имеш (,) мин сатылган кеше һ.б. Матбугатта чыгар идем (,) башкорт галимнәре белән элемтә бөтенләй өзелә. Аптыраган инде.
Татар рухын Сез саклый күрегез инде, хөрмәтле якташ. Яңавыл ул өлкәдә молодец. Нык тора, көрәшә.
Сезгә мең рәхмәтләремне тагын бер тапкыр белдереп
Фәнис абый Исламов.
8/IХ 1990.