Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Парнас

Дата написания: 
10 сентября 2021

Инсур Мөсәнниф
Парнас*
Уены-чыны бергә

Тау башына карап, үҗәт үрмәлим мин –
Үрмәләргә әле көч җитә.
Алда инде әллә ниләр көтмәсә дә,
Алга әйдәп, нинди көч этә?

Ә тау буй җитмәслек кебек – биек, текә,
Ә кулымда бары тик... каләм.
Аяк аста тайгак ташлар, аска тарта
Авыр биштәр – анда бар Галәм...

Үрмәләгән тавым – биек Парнас тавы,
Ә биштәрдә – Галәм... хәсрәте.
Беләм дә бит, аннан тәмам арынырга
Минем генә җитмәс хәстәрем...

Әйе... Әйе, бер мин генә түгел, күпләр
Өмет белән аңа үрләгән.
Галәм хәсрәтеннән кара янып-көеп,
Тау башына җитми җирләнгән.

Бу дөньяда хәсрәт чиксез, ахры, бетмәс,
Матурларга иде һич югы...
Матурлап ук булмаса да, өстә иде
Гүзәллеккә тагын бер чукны.

Шул өметтән юлда орлык чәчә барам:
Матуррак булсын, дим, киләчәк...
Матурлап булмаса да бар дөньяны ук,
Калкып чыгар, бәлки, бер чәчәк.

Менә тагын очлыйм каләмемне,
Бәлки, яулармын да Парнасны!
Әнә, ишетәм күк тояк тавышларын
Җилдәй җитез җилгән Пегасның**...

* Парнас – Грециянең үзәк өлешендәге таулар тезмәсе. Ике мең елдан артык чор дәверендә мәдәнияттә шагыйрьләрнең генә түгел, ә сәнгать эшлеклеләренең дә символик яшәү урыны буларак телгә алына. “Парнаска күтәрелү” фразеологизмы шагыйрь булып китүне аңлата.
** Пегас – башкорт, казах, кыргыз, татар мифологиясендә җил тизлегендә җилгән канатлы ат – Тулпар яки Акбузат. “Пегасны иярләргә” фразеологизмы – шигырьләр яза башлауны яки илһам килүне аңлата.
7-10.09.2021.

Кайда, кайчан басылган:
1) 312) Парнас. «Кызыл таң», 31.01.2023, №8 (25762), 7нче бит.