Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Парижда да булдык без...

Дата написания: 
07 апреля 2017

Парижда да булдык без...
Уранлылар һәм урман-гәрәйлеләр 1812 елгы Ватан сугышында

1812 елгы Ватан сугышы. Мәктәптәге тарих китапларыннан барыбыз да аның хакында, аның геройлары турында беләбез. Бу бик күптән булган... Быел бу сугыш башланган көнгә 195 ел тула. Ләкин аның турында, аның геройлары хакында хатирәләр исән. Бу — рус халкының илебезгә басып кергән Наполеон армиясенә каршы гадел милли-азатлык сугышы була. Рус халкы һәм аның армиясенең бердәм көче, солдатларның гомум батырлыгы һәм чыдамлыгы көчле дошманны җиңү мөмкинлеге биргән.
Без 1812 елгы Ватан сугышының бөтен тарихын сөйләп чыгарга җыенмыйбыз. Ул 1812 елның 12 (24) июнендә башланган — Наполеон армиясенең алгы частьлары Неман елгасын кичеп чыккан. Байтак сугышлар, шул исәптән 1812 елның 26 августында (7 сентябрендә) Бородино сугышы була. Мәскәү 2 (14) сентябрьдән 11 (23) октябрьга кадәр французлар кулында торып кала. Ватан сугышы 1812 елның 14 (26) декабренда инде рус армиясенең алгы частлары Неман елгасын кичү белән тәмамлана.
Арытаба 1813-1814 еллардагы чит ил походы башлана. Ә 1814 елның 19 (31) мартында рус гаскәрләре Парижга керә.
Француз илбасарларына каршы көрәшнең гомумхалык хәрәкәтендә бүгенге Башкортстан чикләрендә яшәгән башкортлар, типтәрләр, мишәрләр, татарлар, чувашлар, мордвалар күренекле роль уйный. Бу — дәһшәтле елларда Русьне чолгап алган гомум патриотик күтәрелешнең чагылышы һәм бер өлеше булып тора.
Совет тарихчыларының югарыда әйтелгән темага караган гомум эшләрендә бу сорау бөтенләй чагылдырылмаган диярлек. Аларда, кагыйдә буларак, теге яки бу хәрби операцияләрдә башкорт һәм типтәрләр атлы гаскәрләренең хәрби хәрәкәтләре турында аерым, таркау мәгълүматлар гына табарга мөмкин. Теманы максатчан өйрәнүгә башлангыч Башкортстан тарихчылары тарафыннан салынган. Ләкин ХХ гасырның 40нчы еллары башына кадәр бу сорауның махсус тикшеренүләр темасы булып тормавын билгеләп үтәргә кирәк. Аңа ихтыяҗ дәһшәтле 1941 ел — Бөек Ватан сугышы башлану белән барлыкка килә. 1941 елның 18 июлендә «Красная Башкирия» гәзитендә Яңа Уртавылда туган якташыбыз, шагыйрь, язучы Гайнан Әмиринең «Башкорт халкы 1812 елгы Ватан сугышында» («Башкирский народ в Отечественной войне 1812 года») исемле мәкаләсе басыла. Бу мәкалә, ул вакытка тупланган анык тарихи материалны гомумиләштерүнең беренче омтылышы буларак, зур тарихи кыйммәткә ия.
1943 елда шулай ук Ижбулдыдан якташыбыз, тарихчы Р.М.Рәимовның «Башкорт халкы 1812 елгы Ватан сугышында» дигән зур булмаган брошюрасы дөнья күрә. Биредә башкорт халкының хәрби йолаларына гомуми характеристика бирүгә, 1812 елгы Ватан сугышында аның ролен ачыклауга омтылыш ясалган. Брошюрада Башкортстанда формалашкан полкларның гомум саны күрсәтелгән, башкорт атлы гаскәренең хәрби операцияләрдә турыдан-туры катнашуының аерым эпизодлары китерелгән, башкорт халык җырларында һәм риваятьләрендә 1812 ел вакыйгалары чагылышы турында сорау күтәрелгән. Биредә үк башкорт полкларының 1813-1814 елларда зур операцияләрдә (Данциг, Лейпциг, Веймар, Гайнау, Шатобриан, Париж) катнашуы да билгеләп үтелгән. 1812 елгы сугышта халык ополчениесенең һәм даими булмаган милли казак полкларының роле турында сорауның аз өйрәнелгәнлеге Р.М.Рәимовка башкортларның гамәлләрен киң колач алган бөтен халык сугышының гомум күренешенә табигый кертү мөмкинлеге бирмәгән. Авторның башкорт сугышчыларының Наполеон агрессиясенә каршы көрәштә күрсәткән чынлап та әһәмиятле (Р.М.Рәимов билгеләмәсе буенча — «гаять зур») роле турында берникадәр арттырылган күзаллавы да бәлки шуннан чыгып алынадыр. Ул аларны халык ополчениесе кебек формированиеләр дип атаган. Брошюрада башка кайбер җитешсезлекләр дә бар. Ләкин бу якташыбыз эшенең кыйммәтен киметми.
Инде югарыда әйтеп кителгәнчә, 1812 елда батырларча күтәрелеш бөтен Русияне чолгап алган. Армиягә бөтен күп милләтле ил ярдәм күрсәтә. Бөек Җиңүне яулауга Башкортстан халыклары да үз өлешен кертә.
1812 елда Ырынбур губернасында 28 башкорт, 2 мишәр, 2 типтәр, 5 Ырынбур, 5 Урал казаклары полклары төзелә. Полкның һәрберсендә 500әр рядовой, команда составында 30 кеше — полк командиры, старшина, 5 есаул, 5 йөзбашы, 10 иллебашы, 5 хорунжий, 1 квартирмейстер, 1 мулла, 1-2 писарь булган.
Безнең территория ул вакытларда Бөре өязенең Ырынбур губернасы составына кергән. Ул, үз чиратында, хәрби административ система буенча кантоннарга бүленгән, аларның чикләре өяз һәм олыслар чикләре белән туры килмәгән. Кантоннарның исемнәре булмаган, алар тәртип саннары белән генә аерылып торган. 1798-1803 елларда 11, аннары 12, 1847-1855 елларда — 13, 1855-1863 елларда — 25, 1863-1865 елларда 10 берләштерелгән башкорт кантоны булган. Кантоннар, үз чиратында, аерым Ырынбур корпусының даими булмаган хәрби көчләрен формалаштырып, йортларга (юрта), бүлекчәләр һәм командаларга бүленгән. Кантоннар, өстәвенә, милли билгеләр буенча төзелгән, мисал өчен, Бөре өязе территориясендә тагын да 5нче мишәр кантоны булган (алар барлыгы 5 исәпләнгән).
1812 елгы Ватан сугышы башлану белән, һәр кантон хәрби хезмәткә яраклы ирләр санына карап, бердән өчкә кадәр полк куйган, алар формалаша барган саен көнбатышка китә торган. 1812 елда Ватан сугышында һәм 1813-1814 елларда чит илгә походларда башкорт полклары белән бергә ике типтәр полкы да актив катнашкан, мишәрләр хәрби берләшмәсе дә булган. Анда безнең борынгы якташларыбызның да хезмәт итүе мөмкин, чөнки хәзерге Яңавыл районы территориясендә берничә дистә мең типтәр, берничә йөз мишәр яшәгән.
10нчы башкорт кантоны чикләре үзенә, нигездә, Бөре өязе территориясен алган. 1812 елгы сугыш башлану белән биредә 10нчы башкорт полкы формалашкан, ул капитан Масцепанов җитәкчелеге астында 10 октябрьда Измайлово җыелу пунктыннан Казан һәм Түбән Новгород аша походка киткән, Полтава губернасының Годяч шәһәренә юнәлгән. 1812 елның ноябреннан 15 башкорт полкы Идел буе ополчениеләре составында дошманнан Украинаны саклаган. Алар генерал Толстойның III округ ополчениесе составына кергән.
Кантон, 10нчы башкорт полкыннан тыш, 11нче (Минзәлә өязе) һәм 12нче (Бәләбәй, Бөгелмә өязләре) кантоннары белән берлектә 5нче башкорт полкын формалаштыру өчен гаскәрләрнең бер өлешен биргән. Полкны оештыру 1812 елның июлендә башланган һәм августта тәмамланган. Полк Ырынбур шәһәреннән чыккан һәм 29 августта Түбән Новгородка килеп җиткән.
5нче Башкорт полкы генерал-лейтенант П.Х.Витгенштейн (яшәгән еллары 1768-1842) җитәкләгән гаскәри подразделениеләр исәбенә кертелә, яулардан соң алар тулыландыруга мохтаҗ була. 1812 елның 3 сентябрендә армияләрнең Баш командующие М.И.Кутузов аңа өстәмә көчләр җибәрелүе турында хәбәр итә, алар 30 сентябрьгә кадәр хәрби хәрәкәтләр амфитеатрына барып җитәргә тиеш була. 5нче башкорт полкы (өч башкорт полкыннан беренче булып) Түбән Новгородтан 9 сентябрьдә Полоцк шәһәре ягына Соколищига таба юнәлә (башкорт полкларының бригада башлыгы Тихановскийның М.И.Кутузовка 3 башкорт полкының П.Х.Витгенштейн корпусына юнәлүе турында рапорты, 1812 ел, 23 сентябрь, Вязники шәһәре). 1812 елның 6-7 (18-19) октябренда граф П.Х.Витгенштейн корпусы гаскәрләре Полоцк шәһәрен яулый. Шәһәр өчен көрәш бик каты бара. Французлар 7 мең кешесен югалта, шул исәптән 2 мең кешесе әсирлеккә төшә; рус гаскәрләренең 8 мең кешесе үтерелә һәм яралана.
Полоцкны алганнан соң Наполеон Мәскәүне калдырырга карар итә. Бишенче Башкорт полкы Петербург юнәлешен каплап тора һәм корпусның француз маршалы Макдональд армиясенең чигенүенә комачаулаган хәрби операцияләрендә катнаша. Мәсәлән, 1812 елның 19 (31) октябренда Чашникида Витгенштейн гаскәрләре маршал Шарль Удино корпусы белән сугыш алып бара.
13 (25) ноябрьда Наполеон армиясе калдыклары Березина елгасына якынлаша һәм икенче көнне кичү башлана. Рус гаскәрләре французларга һөҗүм итә. П.Х.Витгенштейн корпусына кергән генерал Новакның атлы сугышчылары исәбендә 5нче Башкорт полкы да була. Французларның исән калган гаскәрләре Березинаны 16 (28) ноябрьда кичә.
М.И.Кутузовның раславынча, Ватан сугышы йомгагы шундый: Наполеон Русиягә 480000 солдат белән килеп кергән һәм, кимендә 150000 солдатын Русиядә әсирлектә калдырып, 20000гә якын солдатын гына кире алып чыккан.
5нче Башкорт полкы 1813-1814 елгы чит ил походларында да катнаша. Полоцк вакыйгаларыннан соң төгәл бер еллап вакыт үткәч — 1813 елның 4-7 (16-19) октябренда 5нче полк, инде генерал Бенигсен армиясе составында Лейпциг янында «халыклар сугышы» исеме астында билгеле булган яуда катнаша. Анда ике яктан да якынча 500 мең кеше катнаша. Наполеон генералы де Марбо үзенең мемуарларында башкорт сугышчылары тудырган гаять зур тәэсоратлары турында язып калдырган. Французлар ук һәм җәя белән оста эш итә белгәннәре өчен башкорт сугышчыларын «амурлар» дип атаган. Батырлык һәм кыюлык күрсәткән өчен байтак башкорт яугирләре орденнар белән бүләкләнә. 5нче башкорт полкы хорунжие Нигъмәтулла Газиев Хәрби орден ала.
1813 елның октябре башларында Идел буе ополчение полкы Дрезден шәһәрен камый. Лейпциг янында Наполеон гаскәрләрен тар-мар иткәннән соң 5нче полк та башка өч полк белән бергә шушында килә. 31 октябрьда каты бәрелешләрдән соң Дрезден гарнизоны бирелә. 2 маршал, 32 генерал, 1759 офицер һәм 33744 солдат әсирлеккә төшә.
Башкорт һәм казак атлылары армия кавалериясе белән бергә рус гаскәрләренә Гамбургтан, Эйфурт, Берлин, Веймар, Майндагы Франкфурттан французларны куып чыгарырга ярдәм итә. Армиянең һөҗүм итү сугышларында катнашып, башкорт, типтәр, мишәр, казак полклары Парижга җиңү яулап килеп керә. 5нче полк яугирләре дә шулар исәбендә була. Бу полклар сугышчылары «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» көмеш медальләре һәм башка аерымлык билгеләре ала. Ә Ватан сугышында катнашучыларның барысына да «1812-1814 елгы сугыш истәлегенә» көмеш медале бирелә. 1836-1839 елларда 1812 елгы Ватан сугышында катнашучыларның исәбе алына. Соңгылар исемлегендә без Уран олысы Карман авылыннан поход старшинасы Абдулмәҗит Абдулмен улы (Габделмән улы) Усаевның исемен табабыз. Башка фамилияләр булмаса да, старшинаның походка үзенең командасы белән чыгуын фаразлау кыен түгел. Биредә исемлеккә шушы мәлгә әле исән булган кешеләрнең генә керүен дә игътибарга алырга кирәк.
1812 елгы Ватан сугышында илебезне яклап чыгыш ясаган халыкларның тугандаш бердәмлеге тагын да ныграк күренә. Сугышкан полклардан тыш, 12 мең башкорт Русиянең көнчыгыш чикләрендә линия-каравыл хезмәте үтәгән. 1811-1813 елларда башкорт кантоннары илне Наполеон гаскәрләреннән яклау һәм көньяк-көнчыгыш чикләрен саклау өчен 27 меңгә якын сугышчы биргән. Рус армиясенә ярдәмгә Ырынбур губернасы 45 атлы полк җибәргән.
Полклар төзүдән кала, кешеләр армиягә һәм француз илбасарларыннан азат ителгән Русия территориясендә яшәүче халыкка үзе теләп зур гына матди ярдәм күрсәткән. ґз иленең язмышы өчен җаваплылык хисе тоеп, халык сугыш ихтыяҗларына акча җыйган. Башкортлар, мишәрләр, типтәрләр 1812 елның 15 августына кадәр генә дә армия файдасына 500 мең сум хәйрия акчасы җыйган. Башкорт халкы хәрәкәттәге армиягә 4139 иң яхшы ат җыеп бүләк иткән. 1813 елда 5нче һәм 10нчы полклар яугирлары шушы атлар белән Вильно шәһәренә кадәр барып җиткән.
Башкортлар 1812 елгы Ватан сугышында күмәк катнашулары белән һәрвакыт горурланган, алар сүзләре буенча, анда «Ватанга тугрылыкларын һәм тырышлыкларын раслаган». Туган ил азатлыгы өчен сугышларда башкорт халкының бөек рус халкы белән дуслыгы ныгыган.
1812-1814 елгы Ватан сугышы күп кенә талантлы башкорт полководецларын ачыклый. Мәсәлән, Каһым түрә турында җырлар һәм риваятьләр чыгарылып, алар бүгенге көннәргә кадәр сакланган. «Каһым түрә» җыры герое — сугышка кадәр кантон башлыгы булып хезмәт иткән башкорт полковнигы. Ә Ватан сугышы елларында Каһым түрә башкорт гаскәре җитәкчесенә әверелә. Җырның сюжеты аның өйгә кайткан чакта Владимир губернасында үлүенә (сәбәбе — агулану) бәйле. Ул үлгәннән соң «Биш йөз кеше карап, өнсез калган, вай кем, Кайгырышып, кабер казый алмый», ә «рус майоры уенны (ягъни оркестрны) җитәкләгән».
Кем белә, бәлки, тәэсирлерәк итү өчен җырда арттыруларга да юл куелгандыр. Әйткәндәй, Каһым түрәнең чынбарлыкта кем булуы турында тарихи документлар юк. Полк командирлары фамилияләре арасында «Каһым» исеме очрамый. Сүз уңае, башкорт полкының һәрберсендә ике командир булган: беренчесе руслардан (полк шефы), икенчесе беренчесенә буйсынган һәм башкортлардан булган. Риваятьләр вариантларының берсендә аның турында тумышы белән Морзаш авылыннан, фамилиясе Туйсин, әтисенең исеме Тувай диелгән, димәк, аның фамилиясе Туваев булырга тиеш. Каһым түрәне ул сугышка барганда, 1812 елда агулыйлар. Шунда ук искәрмә китерелә: «1811 елгы VI ревизия материалларында 73 яшьлек Морзаш Туйсин Аючы авылыннан аерылып чыккан hәм үзе нигез салган Морзаш авылында яшәгән. Аның улы Касыйм (Каһым) Морзашевка 33 яшь була. Киләсе, 1816 елгы ревизия аның 1813 елда сотник (поручик) вазыйфасында һәлак булуын күрсәтә. Аның улы, 1810 елгы Хәбибулла Касыймов һәм оныгы Янузак». Бәлки җырда сүз бөтенләй дә аның турында бармый торгандыр. Ни дисәң дә, җырда кантон башлыгы, соңрак полковникка әверелгән кеше турында җырлана.
Бу уңайдан тагын бер кызыклы факт искә төште. Бервакыт Каһым түрәнең төньяк-көнбатыш башкортлары арасыннан, ә төгәлрәге, урман-гәрәйлеләр исәбеннән (Мәсәгут, Кызылъяр, Түбән һәм Югары Чат, Иске Алдар һ.б. авыллар) дигән фаразны ишеткән идем. Бәлки бу риваять турында кем дә булса ишеткәне бардыр яки аны беләдер? Безнең белән дә уртаклашыгыз.
Инсур Шәңгәрәев.
Файдаланылган әдәбият: С.Г.Асфатуллин. Северные амуры в Отечественной войне 1812 года. Уфа: полиграфкомбинат, 2000; «Любезные вы мои...». Төзүчесе А.З. Әсфәндияров. Уфа, «Китап», 1992 һ.б. чыганаклар.

"Яңавыл таңнары" район гәзитендә басылды, 2007 ел.