Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Отзыв И.Юзеева и Р.Мингалима о пьесе "Сүнгән йолдыз яктысы"

Дата написания: 
31 октября 2019
Заметка: 

См. раздел "Драматические, пародийные произведения, пародрама, парохикәя, паро-тел сарлаузар, пародия""

Инсур! «Сүнгән йолдыз яктысы» исемле трагедияңне укып чыктым.
Монда проблемалар җитәрлек, бу яктан бер сүз дә әйтеп булмый. Колхоз хуҗалыгын син яхшы беләсең. Әмма, минемчә, синең бу белгән материалың әлегә журналистика дәрәҗәсендә калган. Фактлар сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Хәзерге пьесалар, гадәттә, ике актка сыялар. Синеке – өч бүлектә. Беренче бүлектә гел икәү сөйләшеп кенә уздыралар, хәрәкәт (действие) юк, башланмый да. Драмада вакыйга гел хәрәкәттә үсә барса, әйбәт. Синең төп действиең Рәшитнең колхоз рәисенә сугуы белән төгәлләнә. Төп героең Рәшит эчке яктан (психологик) ачылмый, чөнки – шул ук – действиедә түгел. Аның кылган гамәлләре тормышчан булса да, бик туры сызыклы. Катнашучылар уннан артык булса да, хәрәкәт булмагач, ачылмыйлар, аларның индивидуаль теленә дә игътибар ит.
Ачуланма, мин киләчәктә уйлансын өчен, юри кимчелекләреңә басым ясыйм. Бу – синең әле беренче вариант кына. Мин, гадәттә, өч вариант язам. Син дә материалны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрү өстендә эшләрсең дип ышанам. Моңа синең сәләтең дә, көчең дә җитәр.
Хәзергә шул. Эшеңдә уңышлар телим. Барлык якташларга сәлам.
Илдар Юзеев.

Татарстан Язучылар союзының яшь авторлар белән эшләү бүлеге
Казан, Бауман урамы, 19
Тел. #-##-##

Хөрмәтле Инсур!
Трагедияңне мин дә укыдым, Илдар Гафурович фикеренә кушылудан гайре сүзем юк.
Кулъязмаңны кире җибәрә алмадык. Хәзер Язучылар берлегенең финанс мәсьәләсе кыенлашты. Әсәр бездә сакланыр, ул тарафлардан кемдер килеп чыкса, аның аша җибәрербез.
Язучылар берлегенең әдәби консультанты (имза) Рөстәм Мингалим.
16 октябрь, 1994 ел.

Искәрмәләр.
Юзеев Ильдар Гафурович (3.01.1933-21.12.2004) — поэт, драматург, публицист, народный поэт РТ (1993), лауреат Государственной премии ТАССР им. Г.Тукая (1980), премий Татарского комсомола им. М.Джалиля (1958), литературно-краеведческой премии им. Егора Васильевича Уткина* (19??) и им. Шайхи Маннура (2003), засл. деятель искусств РСФСР и ТАССР (1983, 1979). Уроженец д.Ямады Янаульского района РБ.
*Уткин Егор Васильевича (27.07.1932-23.12.1977) — видный татарский поэт, журналист.

Рөстәм Гали улы Мингалим (15.08.1937-1.06.2014) — татар шагыйре, драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987), Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2005), Татарстанның халык шагыйре (2010). 1975-1977 һәм 1989-1997 елларда Татарстан Язучылар берлеге аппаратында әдәби консультант. Самар өлкәсе Камышлы районының Йолдыз авылында туган.