Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Өнемме бу, төшемме?

Дата написания: 
20 декабря 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Өнемме бу, төшемме?

Чишмә буе... Очраштык та,
Аерылдык шул төнне.
Безнең яшьлек елларыбыз
Өн булдымы, төшемме?
Югалттым яшьлек ярымны –
Алкын суга төшимме?
...Кайткан, дигән хәбәр алдым –
Янаммы соң, өшимме?
Чишмә буйдан син киләсең,
Өнемме бу, төшемме?
Әллә син дә эзләп чыктың
Үткән яшьлек эзеңне?
Ничә еллар үтсәләр дә,
Сакладыңмы хисеңне?
Чишмә буйдагы очрашу
Булды өнме, төшемме?
...Тәүге сөю үтми икән,
Әле генә төшендем.
14-20.12.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Өнемме бу, төшемме? Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 25 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Өнемме бу, төшемме? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 97-98 бб.