Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Өч баҗа

Дата написания: 
01 июня 1999
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Чтоб увеличить рисунок, нажмите курсором на фото. Рисунок взят из общедоступного источника в социальной сети.

Инсур Мөсәнниф
Өч баҗа
Хикәя

Быелгы 8 Март бәйрәменнән соң Вәлигә «Хәйләкәр» кушаматы тагылып калды. Электән үк хәйләгә оста булса да, моңа кадәр эш кушаматка ук барып җиткәне юк иде.
Ирләр көнендә (23 февральдә) гаиләләре белән кече баҗалары Сәмиләргә җыелышканнар иде. Вәли хатыннарның ничек матур итеп чөкердәшә-чөкердәшә бәйрәм табыны әзерләп йөргәнен карап утырды да, бераз кызып алган һәм «Баҗалар» җырын суза башлаган ирләргә серле генә итеп:
— Бер киңәш-табыш бар иде сезгә, баҗалар, — диде.
— Йә, йә, сөйләп җибәр, тыңлап карыйк, — дип баҗалары Кәли белән Сәми колакларын торгызды.
— Тиздән хатын-кызлар бәйрәме дә җитә бит әле, егетләр. Безгә дә шулай йөгерешеп йөреп, табын әзерлисе, кәләшләрнең күңелен күрәсе бар. Ел саен аерым-аерым бәйрәм итәбез. Әллә быел менә шулай, хатын-кызлар кебек, бергәләшеп үткәрәбезме? Мәсәлән, мин үзем табын әзерләргә яратмыйм. Пешеренә дә белмим инде. Әвәләштерсәм дә, шул бәрәңге, йә йомырка тәбәсе. Ә өчебез берләшсәк, авырлык та өч тапкыр җиңеләер иде...
— Ну, баҗа, баш та бар үзеңдә, — дип Кәли аны шунда ук күтәреп алды.
— Нигә булмасын, була ул, — дип Сәми дә шатланып ризалашты.
Сигезенче март ни — менә тора, килеп җиткәне сизелми дә калды. Иртән үк, алдан сөйләшкәнчә, Кәлиләргә җыелыштылар. Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, ял көннәре дә шундый уңай туры килеп тора. Хатын-кызларның, чукынчыкларның, ул яктан бәхете бар инде ул.
Тик ирләрнең эшләре әллә ни алга бармады. Кысан кухняда өч ир кешегә урын таррак булып чыкты. Хатын-кызлар бәйрәме хөрмәтенә ике яртыны «сындырып» алгач, ул тагын да кысанлана төшкәндәй булды. Берничә тәлинкәне төшереп ватып, табасы белән йомырка тәбәсен идәнгә каплагач, баҗаларның иң өлкәне Вәли тагын сүз кузгатты.
— Болай булмый, егетләр. Киңәшләшеп алыйк. Киңәшле эш таркалмас, дигәннәр борынгылар да.
Баҗалар, шуны гына көткәндәй, уфылдашып, урындыкка килеп ауды.
— Бүген хатыннарга рәхәт. Әнә, иртән үк урамга чыгып киттеләр, әле һаман кайтып кергәннәре юк. Сәгать икегә өстәлегез әзер булсын, дигәннәр иде, вакыт та җитеп килә. Ә безнең һаман табынга куяр бернәрсәбез дә юк, — диде, борчылып, Вәли.
— Шулай шул, — дип җөпләде аны Кәли.
— Ә нинди тәкъдимнәрегез бар соң? — дип Сәми «үгезне» мөгезеннән эләктерде.
— Нинди тәкъдим, дисең инде? — Вәли яңадан сүз башлады. — Карап-карап торам да, тагын бер карап куям. Өч борын шешә янында гына кирәк икән ул. Ә менә кухняда икәү дә җитә, дип уйлыйм. Шуңа монда ике кеше калсын, югыйсә, бер-беребезгә комачау гына итәбез. Булмаса, мине азат итегез бу эштән. Өлкән баҗа буларак, өстенлек миңа бирелергә тиеш.
— Һай, һай, койрыкны сыртка салмакчы булдыңмы? Иң өлкәне генә түгел, ин хәйләкәре дә икән әле син. Ә кем, бергә уздырабыз, дип коткы таратты? Юк инде, баҗалар. Вәли иң өлкәне булса, мин аңардан алданрак өйләндем, шулай булгач... — Кәлинең бирешергә һич исәбе күренми иде.
Сәми бу гаделсезлеккә түзеп тора буламы?
— Ә мин Алланың кашка тәкәсеме ни? Аның каравы, абзагыз — күп бала атасы. Хөрмәт йөзеннән...
— Юк, баҗалар, болай бәхәсләшеп эш чыкмас. Әйдәгез, алайса, берәр нәрсә уйлап табыйк, — Вәли баҗаларын тынычлыкка чакырды.
— Шобага тотышырга! — дип кычкырып җибәрде Кәли.
— Шырпы тартышырга! — дип тәкъдим кертте Сәми.
— Юк, алай кызык түгел. Бала-чагамы ни без? Тәк, тәк... Ә минем икенче төрлерәк тәкъдимем бар. Өч балыкчы турындагы мәзәкне ишеткәнегез бармы? Ягъни кем дә кем үз тормышыннан кеше ышанмаслык берәр хәл турында сөйли, шул табын әзерләүдән азат ителә.
— Һе... Бик кызык бу, бик кызык... — дип баҗалар икеләнде. Күргән-ишеткәннәрен хәтергә төшерергә тырышулары йөзләренә үк чыккан иде.
— Ә нәрсә турында? Шул балыкчы хакындамы ни? — Монысы Кәли. Балыкчы шул ул.
— Ә нигә балыкчы гына, ди? Сунар темасы кайсы ягы белән начар? — Инде Сәмидә сунарчы җене кузгалды.
— Юк, баҗалар, юк. Бүген бит — хатын-кызлар бәйрәме, әйдәгез, алар хакында.
Килештеләр. Иң беренче булып сүз кече баҗага бирелде. «Яшьләргә бездә һәрчак юл ачык», — диде ике өлкәнрәк баҗа. Тегесе, авырлык белән булса да, килеште һәм сөйли башлады.
— Беркөнне шулай бераз салмыш килеш эштән кайтып килсәм, тукталышта җиде-сигез әзмәвердәй егет бәйләнде бит. Әллә аракы таптыралар, әллә шаяртып кына тукмарга исәпләре — белгән юк. Әтәчләнеп караган идем — сугып та очырдылар. Менә тәпәлиләр, менә тәпәлиләр. Тукталыш тулы ир заты, ярдәмгә чакырып та карыйм, тик кайда ул, йөзләрен читкә боралар. Шунда тал чыбыгыдай нечкә генә билле бер кызыкай кеше арасыннан атылып килеп тә чыкты, тегеләрнең унысын ун якка, әллә аягы белән тибеп, әллә кулы белән сугып, селтәп ыргытты. Милиция килеп җиткәнче берсен дә җибәрмәде.
— Булыр, булыр, — диде Вәли. — Каратэчы кыз туры килгән инде бәхетеңә...
— Ә, бәлки, дзюдо белән шөгыльләнүчедер. Яисә самбо, яки... э-э... тхэквондо, — дип куәтләде аны Кәли.
Сәми, конкурстан үтмәгәнен аңлап, башын түбән иде.
Инде чират Кәлигә җитте.
— Бу хәл кичә генә булды. Хатынга чәчәк алыйм дип, базарга чыктым. Күңелемә ошаганын сайлап алдым. Акчаны түлим дип, кулымны кесәгә тыксам, янчыктан җилләр искән. Кесәгә төшкәннәр! Ары-бире каранам, ык-мык итәм. Тик кайда инде ул! «Их, булмады, — мин әйтәм Кавказ кешесенә. — Акчамны трамвайда сыпыртканнар. Гафу ит, туган, юкка борчыдым». «Кемгә иде соң бу чәчәкләр?» — дип сорый ягымлы егеткәй. «Хатынга иде, иртәгә бәйрәм бит», - дим. «Хатынга, дисең инде? Соң, мә, ал, бушлай бирәм», — дип миңа бер кочак розалар тоттырмасынмы?! Карышып та карыйм, юк, ай-ваема карамый, биреп җибәрде. Менә шундый хәлләр.
— Булыр, булыр, — диеште Вәли белән Сәми. — Алар арасында да юмартлары очрый.
Шулай итеп Кәли дә сират күперен кичә алмады.
— Йә, өлкән баҗа, хәзер чират сиңа. Нәрсә белән шаккатырырсың икән? — дип мыек астыннан гына елмаешты кече баҗалар, бер-берсенә күз кысышып. Нәрсә генә сөйләсә дә, җөпләргә үзара килешүләре инде бу.
Вәли серле генә елмайды да, сөйли башлады:
— Минем тарих алай ук кызык түгел, баҗалар. Ышанасызмы, юкмы, анысы сезнең эш. Минем гаилә тормышын яхшы беләсез. Шуңа хатын белән ничек яшәгәнне белеп-күреп торасыз. Тик, ышансагыз — ышаныгыз, юк икән — юк, хатынның бер ягыннан уңдым. Үзегез дә беләсез, бу якка (Вәли тамак астына чиртеп алды) йомшаклык бар. Эштән өч кешегә бишәр-алтышар шешә бушатып кайткан чаклар күп була. Ә кабымлыкка ни — шул бер телем икмәк инде. Кичтән яхшы ул, тик иртән башлана — ах-вах килеп уянасың, баш чатнапмы чатный. Тик җиңгәгезгә рәхмәт — нинди генә кәефтә булмасын, иртән ачык йөз белән уята. Ник бер авыр сүз әйтсен, ник бер кырын карасын...
— Булыр, булыр, Маһинур җиңги менә дигән хатын, уңганлыгы теленә үк чыккан, — диештеләр, күз кысышып, Кәли белән Сәми.
Вәли, моны күрмәмешкә салынып, хикәясен дәвам итте:
— Өстәлгә килеп утыруым була, алдыма зур тәлинкә белән кайнар аш китерә. Анысы гына нәрсә әле ул, ә иң мөһиме, егетләр, елмаеп-көлеп, алдыма: «Менә, мә, башыңны төзәт, җаным», — дип... мөлдерәмә тулы бәллүр рюмка белән йөз грамм куя...
— Юк, булмас! Кеше ышанмаслыкны... — дип ике баҗа кинәт, түзми, берьюлы кычкырып җибәрделәр һәм... бер-берсенә күзләрен түгәрәкләндереп карашып, тынып калдылар...
Әнә шулай итеп Сигезенче март табынын әзерләү Кәли белән Сәмигә төште. Вәли әзерне ашап-эчеп, рәхәтләнеп бәйрәм итте. Соңыннан савыт-сабаны да юышмады, сабакы. Шул булды — «Хәйләкәр» дигән кушамат ябышып калды.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Хәйләкәр. Юмореска. "Тулпар", 1 сан (гыйнвар-февраль), 1995, 33 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Өч баҗа. Хикәя. "Озак яшәү сере" китабы. Уфа, Китап", 1999, 129-134 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Өч баҗа. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 171-174 бб.