Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

"Ниндидер бер тантанада..."

Дата написания: 
19 октября 1995

Инсур Мөсәнниф
"Ниндидер бер тантанада..."

...Ниндидер бер тантанада
Зур шагыйрьгә
Бүләк бирделәр.
Мине дә “буш итмәделәр”...
“Яхшырак яз, энем”, - диеп,
Киңәш бирделәр.
19.10.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. “...Ниндидер бер тантанада... Шигырь. «Кызыл таң», №25, 3.03.2016.
2) Мөсәнниф Инсур. "Ниндидер бер тантанада..." Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 116 б.