Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Нигә уңмый?

Категория: 
Дата написания: 
01 июня 2006

Инсур Мөсәнниф
Нигә уңмый?
Күпме генә кара тиремне түгеп, күлмәгемне җиде кат сыгып, башымны күтәрми, борыным белән җир сөреп эшләсәм дә, күмәк бакчадагы биләмәмдә бернәрсә дә уңмый. Тик ни галәмәт, – күршедәге Гали Вәлиечнең бар нәрсәсе, җәй буена нибары бер-ике тапкыр су сибүенә карамастан, ишелеп уңа. Дөрес, ул ел саен биш-алты машина кара җир яки черемә китереп түгеп кенә тора инде, бушлай булгач ни... Шул хакта зарымны танышым Әхмәткә сөйләдем. Ә ул:

— Кара тиремне түгәм, дисең инде, ә? Yсми, дисең инде, ә? Ә син беләсеңме соң тирнең тоздан hәм судан торганын? Соң, шулай булгач, дүрәк, тозлы су сипкән җирдә яшелчә-җимеш үсәме ни? Әнә, Гали Вәлиеч кебек, тирес түк, аннан үсәр, дивана, ахмак, исәр, - дип орышып ташлады.

Кара әле, бик дөрес әйтә түгелме соң? Кем әйтмешли, юкәдә икән бит чикләвек! Тик тирес-черемәне каян алырга соң? Аның бит бер машинасы әллә ничә мең сум тора (кайбер тирес сатучылар аңа «ярым»ын да өсти әле)... Ә яшелчә сатып, бер мең сум акча эшләү өчен бакчада тозлы тир түгеп эшләргә кирәк... Тик тозлы җирдә кишер дә, суган да, башкасы да үсми. Менә сиңә пәрәмәч... Әллә нинди сихерле «түгәрәк» килеп чыга... Яхшы уңыш алып булмас, ахры... Димәк, яхшы тормышка да ирешеп булмас... Берәр югары урынга гына үрләтмәсәләр инде... Тиресне бушлай китерерләр иде.
20.10.2004-1.06.2006.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Нигә уңмый? Юмореска. "Яңавыл таңнары", 27.01.2007, №10.
2) Мөсәнниф Инсур. Нигә уңмый? Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 41-42 бб.