Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Мәҗит белән гәзит
Г. Тукайга ияреп
Безнең Мәҗит бигрәк тә дус гәзит белән.
Менә Мәҗит карап тора кәлиткәдән.
hәр гәзитне көтеп ала — бик ярата:
Yзе укый, мәктәптә дә күп тарата.
Дуслар алар хат ташучы Вәзит белән,
Чөнки аның эше бәйле гәзит белән.
Хат ташучы абыйга ул ярдәм итә,
Ә абыйсы, мактый-мактый, рәхмәт әйтә.
Дуслары күп — барсы белән Мәҗит тату,
Ярдәм итә китап белән гәзит уку.
16.06.1994.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Мәҗит белән гәзит (Г.Тукайга ияреп). "Өмет", балалар өчен «Чаткылар» кушымтасы. 22.09.1994, №106.
2) Мөсәнниф Инсур. Мәҗит белән гәзит. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 64 б.
Добавить комментарий