Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Мәскәү, Кирмән...

Дата написания: 
16 апреля 2020

Инсур Мөсәнниф
Мәскәү*, Кирмән**

«Мәскәү! Мәскәү – башкалабыз!” – диеп,
Элек халык ничек горурланды!
Күмәк-күмәк, төркем белән барып,
Кызыл мәйданына хозурланды.

Кирмән сүзен ишеткәндә инде
Әзер иде хәтта чукынырга!
Мәскәү әйтсә, хет төн уртасында
Әзер иде эшкә тотынырга.

Хәзер исә һич тә аңлап булмый
Һичбер эшләрен дә, сүзләрен дә.
Төшенмәгәч берни, халык мәҗбүр
Рәхим-шәфкать сорап тезләнергә!

Гади халык аяк басканы юк,
Патша, ханнар йорты бит ул – Кирмән!
Исеме дә, хәер, җисеме дә,
Ачык әйтеп тора – йөрмәң, кермәң!

Утыз ел да әле узмады бит,
Ниләр булды халык хәтеренә –
Мәскәү, Кирмән сүзен ишеткәндә,
Нигә халык хәзер... төкеренә?..

*Мәскәү (Бөре сөйләменең Яңавыл урынчылыгы) – тәкәббер, үзен башкалардан өстен куючы, мисал: “Әй мәскәү дә инде шушы Рауза”.
**Кирмән – Кремль (борынгы монгол теленнән кергән сүз, диләр), кир-мән – бүрәнәләрне бастырып кую ысулы белән тотылган койма артында урнашкан, ханнар, соңрак зур башлыклар яшәгән сакланучы ныгытма, чагыштыру өчен – кир-тә – (рус.) препятствие, преграда, жердь, изгородь, ограда һ.б.
16.04.2020.