Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Мәңгелек

Дата написания: 
22 марта 2016

Инсур Мөсәнниф
МӘҢГЕЛЕК

«Иртән кешеләр уяныр…
Ә син инде юк…
Яшәүдән адәм туямы?
Белмим шул, браток…»
Әйе, бакый түгел беркем,
Җитә соңгы көн…
Гомер уза: булды төшме,
Булды әллә өн…
Тудык, үстек, дөнья йөген
Тарттык җигелеп.
Тик яшьлек бик тиз үтте шул,
Төштек бөгелеп…
Кешеләр дә агач кебек,
Басадыр картлык.
Җир белән күк арасында
Сынадыр шартлап.
Картлар нәрсә… Яшьләрне дә
Бөгә ул дөнья…
Бер чайкалта, бер чайпалта,
Гүя ки, дәрья.
Гомернең сай, тар көймәсе
Тузар – ул батар.
Безнең хакта бары дулкын
Истәлек саклар...
Дулкын тынса, онытылыр,
Йөзең, эшләрең...
Калыр Галәм китабында,
Бәлки, төшләрең...
Хәтерендә тотар, бәлки,
Яр буе ташы...
Без – зур Галәм диңгезендә
Бары тик тамчы...
Тик кечкенә шул тамчыда...
Чагыла Кояш!
Ул шундый зур – Җиһан сыймас,
Җитмәстер колач!
«Иртән кешеләр уяныр…
Ә син юк инде …»
Син юктыр, әмма нурың
Югалмас ул, бел!..
Тамчы булып, һәр көн кайтыр,
Бирер ул гомер.
Утлар сүнә, әмма кеше
Үлми барыбер!
18-22.03.2016.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Мәңгелек. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 173-174 бб.