Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Миңа медаль тиеш

Дата написания: 
08 ноября 2013
Заметка: 
Рассказ является частью книги «Озак яшәү сере» . Фото Инсура Шангареева.

Инсур Мөсәнниф
Миңа медаль тиеш
Хикәя

Бу дөньяда бәхетле кешеләр бар инде ул, бар. Аларга тормыш hәрчак уңай килеп тора. Юк, мине байлык җәлеп итми, кирәге бер тиен. Ә менә күкрәге тулы орден-медальле кешеләргә күзем кыза. Кайсыберсенә ел саен биреп торалар бит әле. Ә менә безнең кебек гади кешеләргә, гомер буе эшләп тә, орден түгел, медаль дә юк. Хәтта «Хезмәт ветераны» дигәне дә эләкми.

«Тормышта батырлыкка hәрчак урын бар», — дигән әйтем бар бит әле. Димәк, минем бәхеттән дә батырлык эшләрдәй бер-бер вакыйга килеп чыкмый калмас. Хәзер, әнә, атна саен я поездлар шартлый, я эшелоннарга ут каба, я самолетлар егылып төшә, я пароходлар бата. Шулай яшәп яткан көн.

...Якшәмбедә, дөнья күреп кайтыйм дип, урамга чыктым. Быел көз озын килде, агачлар күптән яфрак койса да, hаман кыш сулышы сизелми. Соңгы айларда яңгырлар да яумады. Шуңа кешеләр каланы тазарту эшен язга калдырмаска исәп тота. Коелган яфракларны бер урынга җыеп яндыралар. Дөрес, аның файдасыннан зыяны күбрәк инде. Көне буе кала төтен белән тулы була. Күпме кислород бушка яндырыла, hава пычрана. Анысы гына түгел — ут-күз чыгудан куркыныч.

Шәhәр уртасындагы бакчага якынлашкач, игътибарны аеруча көчәйттем. Бала-чага биредә уйнаучан.

Шулай каранып бара торгач, күзем бер төркем малай-шалайга төште. Алар, бер урынга яфрак өеп, учак кабызып булаша иде. Барысының да кулында шырпы! Йөгереп бардым да, учакларын таптап, шырпыларын алып, орышып ташладым. Кайда ул, уйлап та бирмиләр, куркуның ни икәнен дә белмиләр. Җитмәсә, берсе: «Әтигә әйтәм», — дип куркыта.

Шулай үртәлеп, үз алдыма сөйләнеп барам. Вәт әй, шпингалетлар! Я, кем булып үсә инде алар? Ярый әле шырпыларын алып киттем. Ә нәрсә булыр иде?

...Менә, имеш, теге малайлар, паркта кызык калмагач, бер иптәшләренең фатирына кереп, уен оештырырга булалар. Тик аларга учаксыз уен кызык түгел. Паркта бик матур яна иде бит. Шуннан алар бүлмә уртасында учак ягарга була. Урамга чыгып, коры яфрак алып керәләр дә, учак кабызып җибәрәләр, бераздан ул дөрләп яна башлый. Күптән түгел күргән кинофильмны хәтерләп, учакка бәрәңге пешерергә салалар. Ә үзләре, уен белән мавыгып, пәрдәгә ялкын үрләгәнен сизми дә калалар.

Утны күргәч, ишеккә ташланалар. Тик, үч иткәндәй, хуҗа малай ачкычын урамда төшереп калдырган. Кычкырыш китә. Бәхетсезлеккә каршы, күршеләре дә өйдә юк икән. Ә ут аның саен балаларга якынлый, балконга чыга торган юлны да ялкын бүлгән. Өй эчен төтен баса. Тын алып булмый башлый. Малайлар, берсе артыннан икенчесе, исләре китеп, ишек төбенә ава.

Ярый әле мин үтеп бара идем. Тәрәзәдән төтен чыкканын күреп, йөгереп килеп җиттем. Тиз генә телефоннан янгын сүндерүчеләргә хәбәр иттем дә, ишекне җимерә башладым. Йозакны ватып кергәндә, ут малайларга якынлап беткән иде инде. Дүртесен табып, саф hавага алып чыктым, ә берсе юк. Анысын икенче бүлмәдән, карават астыннан табып алдым. Киемнәренә ут капкан иде.

Янгын сүндерүчеләр hәм «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җиткәндә, аларга ясалма сулыш алдыра идем.

Барысы да имин тәмамланды. Миңа кешеләр рәхмәт әйтә. Малайларның әти-әниләре дә килеп җиткән, мине күккә чөяләр.

...Шушында җиткәч, уянып киткәндәй булдым. Әйтерсең лә, кемдер кабыргама төртте. Соң... соң... болай булгач, миңа медаль тиеш! Чынлап та, әгәр шырпыларын алмаган булсам, шушыңа охшаш хәл булуы ихтимал идеме? Кәнишне. Димәк, мин аларны үлемнән, ә зур йортны бәла-казадан коткарганмын булып чыга?

Нәкъ шулай. Димәк, миңа кимендә «Һәлакәткә юлыккан кешеләрне коткарган өчен» медале тиеш!

...Тик дәгъвамны, кайда гына мөрәҗәгать итсәм дә, кире кактылар. Я, шул дөресме инде? Кайда барсаң да, череп беткән бюрократлар утыра. Шуларны фаш итәргә язам да инде. Миңа медаль тиеш! Бирмәсәләр, тагын да өскәрәк язачакмын! Алай юаш дигәч тә...

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Миңә лә мизал тейеш. Хикәйә. "Башкортостан", 9.07.1991, №131.
2) Шәңгәрәев Инсур. Миңа да медаль тиеш. Юмор һәм сатира катыш хикәя. “Яңавыл таңнары”, 2015, №№233-234.
3) Мөсәнниф Инсур. Миңа медаль тиеш. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 33-35 бб.