Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Мин Г.Әмирине соңгы юлга озаттым...

Категория: 
Дата написания: 
08 октября 2020

Инсур Мөсәнниф
Мин Г.Әмирине соңгы юлга озаттым...

1982 елда, октябрьда, мин Башкорт дәүләт педагогия институты филология факультетының “Рус теле һәм әдәбияты” бүлегендә 2 курста укый идем. Үземчә институтның иҗтимагый тормышында актив кына катнашам – вузның “Учитель” гәзитенә мәкаләләр язам, республика матбугатында да күренеп калам, ул вакытта әле филология фәннәре кандидаты булган Рәиф Кадим улы Әмиров җитәкләгән “Тамчылар” әдәби түгәрәгенә йөрим, “чемодан”га шигырь, хикәяләр язам, факультет, институт спорт ярышларына йөрим (монысы үз теләгем белән түгел, билгеле). 9 октябрь идеме, 10ымы, инде төгәл хәтердә юк, Рәиф Кадим улы (бу вакытта ул факультет деканы да иде, шикелле) безгә, факультеттагы азсанлы егетләргә, шагыйрь, язучы (ә минем якташым) Гайнан Әмиринең вафат булуы һәм мөселманнар зиратына кабер казырга барырга кирәклеген әйтте. Үзе үк безне (мин, Әхмәр Үтәбаев – ул бүген киң билгеле башкорт шагыйре, Радик Өметкуҗин, Әлтәф Әхмәтшин, тагын берничә студент, исемнәрен онытканмын икән) ияртеп, иртән зиратка алып китте, кабер казылачак урынны күрсәтте. Минем мондый зур зиратны беренче күрүем, шаккатып, тирә-якка каранам, моңа кадәр ишетеп кенә белгән шәхесләрнең каберләрен очратам... Бу вакытка инде яңгыр сибәли башлаган иде. Казырга тотындык. Шулай ук минем мондый ташлы җирне әлегәчә күргәнем юк иде – таш “плитә”ләр юка һәм калын катлам булып ята! Аны көрәк белән ала торган түгел, чиратлап, 5-10 сантиметрлап, кәйлә белән ватабыз. Өстәвенә, кабер башка каберләр арасында тар гына урында, хәтерем ялгышмаса, Г.Әмиринең хатыны кабере янәшәсендә иде. Шулай да каберне, моңа һәм яңгыр сибәләп торуга карамастан, чыланып бетүебезгә әллә ни игътибар итми, вакытына өлгерттек. Шагыйрьнең җәсәден алып килделәр, халык – язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, тагын кемнәрдер – бик күп иде, нотыклар сөйләделәр... Г.Әмиринең кара кием кигән игезәк кызлары Лилия һәм Неллиның (алар да балачакларында Яңа Уртавыл авылында бераз яшәгән) өзелеп-өзелеп елаулары бүгенгедәй күз алдымда тора. Без моны читтән генә карап тордык... Аннан күмү чираты җитте... Монысын да башкарып чыктык...
Моңа кадәр минем Г.Әмирине ике тапкыр гына күргәнем булды, бу аның юбилее уңаеннан (1981 ел, 70 яшь) Уфада эшчеләр гомум торакларында китап укучылар белән оештырылган очрашулар вакытында. Ул миңа юбилее уңаеннан чыгарылган открытка-буклетны автографы белән бүләк итте (андыйны сез Г.Әмиринең Яңавыл район китапханәсендәге музеенда күрә аласыз). 8 Март исемендәге тегү фабрикасының гомум торагындагы очрашуда аның шигырьләрен русчага тәрҗемә итүче, Мәскәүдән килгән шагыйрь Валерий Краско белән дә сөйләшеп тордым, ул рус булганлыктан, татарчадан ничек тәрҗемә итүен сорадым, шунда “подстрочечный перевод” (автор татарчадан ирекле тәрҗемә ясый, ә тәрҗемәче шагыйрь аны рус телендә тиешле калыпка кертә) дигән төшенчә барлыгын белдем... Соңрак, институт күләмендә оештырылган шигъри кичәдә, “Әнкәйгә хат” дигән шигыремне укыганнан соң, “Гайнан Әмири вафат булу сәбәпле, инде аны мин алыштырырга тиеш” дигәнрәк гаять кыю фикер дә белдердем әле! Яшьлек максимализмы!
8.10.2020

Добавить комментарий