Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Мин – эшсез түгел, мин – эш белән тәэмин итүче!

Дата написания: 
28 ноября 2014

Инсур Мөсәнниф
Мин – эшсез түгел, мин – эш белән тәэмин итүче!
Памфлет

Беләсезме, күптән түгел икътисадый фәннәр өлкәсендә бөек ачыш ясадым! Мин – теге, кем әле алар, әйе, Маркс, Энгельс, Фридрих кебек бөек икътисадчы, хәтта кәттәрәк тә! Мин – бөек фикер йөртүче! Чөнки, ул (яки алар) шуны уйлап чыгара алмаган, хәтта төшендә күрмәгән, ә мин булдырдым! Ярый, үз-үземә дан җырлау җитәр, моны миннән соң килгән буынга калдырыйм. Ә хәзер эшкә якынрак. Күптән түгелге вакыттан алып мин - эшсез. Хезмәт биржасында исәптә торам, эшсезлек буенча пособие алам. Пенсионерлар, гадәттә, элеккеләр, ягъни совет кешеләре, мине тирги, янәсе, беркайда эшләмисең, ә акча аласың. Һәм бик күп, хәтта безнең пенсиягә караганда күбрәк, диләр. Бу сорау инде миңа түгел, ә дәүләткә, хөкүмәткә, закон чыгаручыларга. Кырын карамагыз, тиеш икән – алам! Мин аларны намус белән “эшләп алдым”. Сине эшсез дип таныганчы, нинди курку, сынаулар кичерергә кирәклеген белсәгез иде?! Шундый хөрмәт барысына эләкми дә әле... Кайберәүләргә генә. Менә-менә, мин күпләр арасыннан сайлап алынган кеше дә икән әле, ягъни халык арасыннан сайлап алынган кеше! Гафу итегез, мин янә үз-үземә дан җырлый башладым, ахры... Әлбәттә, биредә дә минем бер гаебем юк. Мине әрәмтамаклыкта (әлеге термин янә совет заманнары сүзлегеннән, хәер, каһәр суккан, ул чор, әйткәндәй, бик яхшы иде) гаепләүчеләр гаепле.
Ләкин!.. Бөек ачыш ясадым, дип әйттем бит инде, һәм үземнең һич тә эшсез түгел, ә, киресенчә, эш бирүче булуымны исбатлый алам. Ягъни прогресс маховигы, икътисад үсеше, ВПП нигезе, ахыр чиктә, илнең оборона куәте нигезе! Әйдәгез, фикер йөртеп карыйк. Нәрсә ул хезмәт биржасы, безнеңчә, халык мәшгульлеге үзәге? “Русиядә дәүләт хезмәт биржалары халык мәшгульлеге үзәкләре дип атала”, дип яза акыллы Интернет, ә арытаба “бу - хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә халык белән турыдан-туры эшләүче, мәшгульлек тармагында халыкка дәүләт хезмәтләрен турыдан-туры күрсәтүче мәшгульлек хезмәтенең җирле бүлекчәләре”, дип өсти. Катлы-катлы әйтелгән, әмма аңларга була. Ә бу хезмәт икән, аның штаты, ягъни хезмәткәрләре, техник эшчеләре, җитәкчелеге (алардан башка ничек инде!) бар. Ә менә хәзер, игътибар, уйлап карагыз, эшсезләр булмаса, ул хезмәт тә булмас иде! Шул хезмәткәрләрнең эше дә булмас иде! Менә бит ничек! Мин, эшсез кеше, аларга эш бирәм булып чыга! Аларның хезмәт хакы бар икән, димәк, алар салым түли, шуның белән төрле социаль, мәдәни, сәламәтлекне саклау программаларын һ.б. үтәргә ярдәмләшә. Яшәү яхшыракка, яшәү күңеллерәккә әверелә! Ә эш белән тәэмин итүчегә, ягъни миңа нәрсә тиеш, иптәшләр? Әйе!!! Хезмәт хакы, ягъни эшләп алынган түләү! Шуңа күрә мине әрәмтамак, зерәплата алуым турында әйткәндә, сез хаклы түгел. Мин барысын да закон буенча, гадел алам. Эшләгәнсең икән – ал. Акча алгансың икән – кибеткә бар, күңелең нәрсә тели, шуны сатып ал. Ә кибетләр, миннән акча алып, яңа товарлар сатып ала һәм янә миңа сата. Ә мин янә сатып алам. Ә алар янә салым түли... Шулай мәңгегә дәвам итә. Мин товар әйләнешендә, сәүдә үсешендә дә катнашам булып килеп чыга. Бу - шул ук икътисад, ягъни икътисадый фән. Тагын сорауларыгыз бармы? Юкмы? Биш ягыгыз кыйбла! Миңа каныгудан туктагыз! Мин эшсез түгел, мин - тулы хокуклы эш белән тәэмин итүче!
Инсур Шәңгәрәев.
28.11.2014-2.12.2014.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Мин – эшсез түгел, мин – эш белән тәэмин итүче! Памфлет. "Яңавыл таңнары", 29.01.2015, №12-13.
2) Мөсәнниф Инсур. Мин кем? Памфлет. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 112-113 бб.