Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Миләүшә, Гөлгайшә

Дата написания: 
06 декабря 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Миләүшә, Гөлгайшә

И чибәр кыз Миләүшә,
Көлеп кенә сөйләшә,
Йомшак итеп күрешә,
Елмайса, нуры төшә,
Гүя, бәхет өләшә.
Бит алмалары пешә,
Хәтта Ай да көнләшә.
Биергә дип, эндәшәм –
Ялындырмыйча төшә.
Ахры, серләр берләшә...
Бер язу бирде кичә
Көлеп кенә Миләүшә.
Сөю хатымы, дисәм,
Мине... туена дәшә!
Их, Миләүшә, Миләүшә!
Өметем булган рәшә.
Авыр табышмак чишәм,
Бүрек белән киңәшәм:
Ике теләк көрәшә.
Бармасам... Үпкәләсә?
Бардым. Берзаман дәшә,
Бер кыз тора янәшә.
Үзе көлә Миләүшә:
- Танышыгыз, бу – Бәшәр,
Ә бу – сеңлем Гөлгайшә...
Буе төз, әйтерсең, шәм,
Күзе нурлар өләшә,
Читтә торсын Миләүшә...
Һай, Миләүшә, мең яшә!
Сеңлеңә өйләнмәсәм...
Атым булмасын Бәшәр.
Сөям сине, Гөлгайшә!
06.12.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Миләүшә, Гөлгайшә. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 95-96 бб.

Комментарии

!!!