Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Март ахыры (Конец марта)

Дата написания: 
21 марта 2019

Инсур Мөсәнниф
Март ахыры
В.Высоцкийны укыгач

Җирдә – туң боз, ята боз – түбәмдә,
Аска тишим микән, өскәме?
Өметсез, ди, шайтан гына, көтәм –
Күкләр бераз гомер өстәрме?

Өстәге боз, эреп, агып кит син,
Астагы боз, бары тик ныгы!
Аяк аста эреп, агып китсәң,
Алып китәр мине агымы!

Алтмыш бердән уздым (гасыр түгел),
Исән әле, саклый Алламы?
Ходай чакырыр ул... Тик белмимен:
Тагын – эшкә, әллә... ялгамы?
21.03.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Март ахыры. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 269-270 бб.