Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Марсианнарның Җирдә күргәннәре

Дата написания: 
08 апреля 2017

Марсианнарның Җирдә күргәннәре
Рапорт
...Әйбәт кенә килеп җиттек. Хәер... Җир малайлары лазер яктырткычлары белән теңкәгә тиде тиюен... Бераз “өлеш төшереп” алырга туры килде. Әмма берничә самолет шулай да җиргә мәтәлергә өлгерде.
Без төшкән торак пункт Яңавыл шәһәре дип атала. Марсианнар теленә күчергәндә «Яңа авыл» дигәнне аңлата. Хәер, безнең төшенчәләр буенча, заманча авыл шундый булырга тиеш тә – зур, асфальт түшәлгән, газ кергән, урамга электр үткәрелгән.
Югыйсә, бервакыт шулай чын авылга да килеп төшкән идек, очучы тәрилкәбезне (алар безнең аэролетны шулай атый) сазлыктан (аны алар «юл» дип йөртә) сасы, төтенле, бөтен тирә-якны колак тондыргыч гөрелте белән тутырган тимер-томыр өеме («трактор» дип атала) ярдәмендә чак тартып чыгардык. Анысын да илле чакрым ераклыкта урнашкан икенче авылдан күктән күчердек, баксаң, хәзер андый техника авылда бик сирәк икән. Юк-юк, тимер-тамыр сыныклары җыю пунктына илтеп тапшырганнардыр, дип уйлый күрмәгез берүк (бу хакта соңрак), аны, әлбәттә, урынына кире илтеп куйдык, шулай ук күктән. Моны бер алкаш (анда ир-атларны шулай дип атыйлар) күреп калып, иртән авылдашларына сөйләп йөргән, тик: «Кит әле моннан, алкаш, дәвалан!» – дип, аңа беркем дә ышанмаган.
Гафу үтенәм, бераз читкә киттем. Шунысы гаҗәпләндерә: монда барысының да авызында имезлек: я резина, я пыяла. Селекция госпиталендә (бала тудыру йорты) булдык – барысының да авызында имезлек (резина кидерелгән шешә), урамга чыксак, анда да олысы-кечесенең – ир-егетләрнең (ягъни алкашларның), хатын-кызларның, мәктәптә укучы балаларның авызында имезлек, дөрес, кайберләрендә «ярты литр» яки «полторашка» дип аталганы. Аерма бала тудыру йортында балаларның аннан – ак, ә өлкәннәрнең – сары яки төссез сыекча имүендә. Һәм өлкәннәр: «Әйдә, бераз ягулык салып алыйк», – диләр. Кешеләрнең (алкашларның да, хатын-кызкашларның да) 80 процентының авызыннан без авылда күргән трактор торбасыннан чыккан кебек төтен чыга; аны «тәмәке» дип аталган сасы үлән катнашмасы тутырылган нәзек кәгазь торбадан суыралар. Кыскасы, аларның бөтен нәрсәсе тәмәкегә килеп терәлә, «дело – табак» дигәнне еш ишетергә туры килә. Бу «ягулык»сыз алар берни эшли алмый, күрәсең. Машина, тракторлар бензин, соляркада йөргән кебек. Әйткәндәй, аларны, дөресрәге, нефтьне, җир астыннан суырталар һәм Җирдә бөтен тормыш тулысынча аның белән бәйле.
Тагын да урамнан китеп барганда кешеләрдән кәгазь кисәкләре коелуы гаҗәпләндерә (соңрак моның кәнфит, туңдырма, сагыз кәгазе, тәмәке кабы булуын аңладык). Берсен тотып алып, җөйсез операция эшләп карадык (аркылыга-буйга кистек). Тик бернинди кәгазь дә тапмадык!!! Аның каян барлыкка килүе безнең өчен чишелмәс сер булып калды.
Тагын да адәмнәрнең «пенсионер» дип аталучы категориясе бар, ягъни болар хезмәт итү вакытын тутырган кешеләр. Яшәү өчен пенсия алалар (ни өчен «пенсия» дип аталуын аңламадык, әллә инглиз теленнән бер тиен дигәнне аңлаткан «пенс»тан, әллә зурайтып күрсәтү пыяласы аша кеп-кечкенә пенсияне күрү өчен күзлек – «пенсне» сүзеннән). Пенсияне бик бәләкәй, диләр. Хәер, мин алай димәс идем. Кайберәүләргә ул сары яки төссез сыекча имү өчен хәтта өч көнгә, кайвакыт бер атнага җитә.
...Ә хәзер тимер-томыр сыныклары турында. Сез безне бик тиз генә көтмәгез инде, малайлар тәрилкәбезне урлаган һәм сүтеп (бу – җөйсез титан конструкцияне!), үтильгә тапшырган. Ярый әле барлык детальләрен таптык. Аны икенче малайлар ярдәмендә җыябыз (аларны ниндидер Яшь техниклар станциясенә йөри, диләр). Бер айдан өйдә булачакбыз. Көтегез. Яңалыклар булса, хәбәр итәрбез.
Рапортны Инсур Шәңгәрәев табып алды.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Марсианнарның Җирдәге маҗаралары. Памфлет. "Яңавыл таңнары", 28.01.2012, №15-16.
2) Мөсәнниф Инсур. Марсианнарның Җирдә күргәннәре. Хикәя. "Алтын балык" китабы. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 23-25 бб.