Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

“Малакасус”

Дата написания: 
10 января 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
"Малакасус"

Юри генә тәнкыйть иттем
(Бергә инде уен-чыны)
Ике китап иясе бер
Почти яшьтәш язучыны.
Сүкте мине эттән алып,
Тагын салып шул этләргә:
“Малакасус, сиңа әле
Иртә мине тәнкыйтьләргә!”
Тик нишлим соң, туры әйтү
Кергән анам сөте белән.
Эчкерлелек, риялылык –
Сыйфатларым дошман күргән.
Ярый, булыйм “малакасус”,
Анам сөте миңа газиз.
Тик намусым таптамамын –
Булмам ләкин, булмам хәсис.
10.01.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. "Малакасус". Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 100-101 бб.