Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Әллә сабан туе, әллә шайтан туе...

Дата написания: 
16 июля 2019

Инсур Мөсәнниф
Әллә сабан туе, әллә шайтан туе...

Җәй дә җитте. Алдан әзерләндек –
Килеп җитте сабан туе...
Сабан туе... Әмма телгә килә
Рифма булып “шайтан туе”.

Бу – тик рифма... Монда зур һәм олуг
Бәйрәмнең юк бер гаебе.
Шундый рифма туа, күзаллагач
Бар булмышын ил хәленең.

Илебездә бар(ы)сы бар. Юллар бар,
Тик алардан үтеп булмый.
Ил бай безнең... Тик ул байлыкларны
Берничек тә күреп булмый.

Юл, дим тагын... Килеп җитү өчен
Сабантуйга – зур бәйрәмгә,
Тәүдә “юл газабын – гүр газабын”
Кичү кирәк адәмнәргә.

Элек иген үскән басу-кырны
Басып алды үлән, агач.
Бурдан калган байлык череп ята,
Илдә хуҗа табылмагач.

Элек, көн туса, эш туа иде,
Хәзер – “туа” яңа салым.
Сорау туа тагын көн-таң туса:
“Эш соранып, кемгә барыйм?”

...Ярый, зарлар күп ул, чутлап китсәң.
Рифма да күп, тик уйла син...
Сабан туе, әллә шайтан туе...
Чуртым белсен бу дөньясын.

Шулай инде: кемгә олуг бәйрәм,
Әмма бик сай шул касәсе...
Ә кемнәрдер, сабан туе, диеп,
Тутырадыр зур кесәсен...

* * *
Бер яздым да, җиде-сигез сыздым –
Озак туды бу шигырем...
Сыза торгач, калдым әҗәлдән дә...
Ахры, алда бар гомерем...

Язып бетерсен, дип, миңа күкләр
Биргән, ахры, тагын көннәр...
Чиле-пешле шигырь туды микән...
Ярый, кемдер көлсә, көләр...

Тычканнарга – үлем, мәчеләргә – ризык...
Янәш сабан, шайтан туе... Кызык...
9.06-16.07.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Әллә сабан туе, әллә шайтан туе... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 276-277 бб.