Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кыз һәм чәчкәләр

Дата написания: 
13 сентября 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Кыз һәм чәчкәләр

Киң урамнан бер кыз бала килә...
Күкрәгенә, саклап, кадерләп,
Ак чәчкәләр кыскан һәм... елмая
Серле итеп, нидер хәтерләп.
Чәчкәләре күзне камаштыра –
Тирә-якка нурлар чәчәләр.
Сөйгәнеме әллә тәүге тапкыр
Бүләк иткән кызга чәчкәләр?
Бәхет үзе үтеп барамы ни –
Кызны күреп, йөзләр яктыра.
Урамда нур артып кала кебек
Чәчкә тоткан кызның артыннан.
Ирексездән туктап, күп кешеләр
Карап калды аңа, елмаеп.
Үтеп китте кызый... Ә бит дөнья
Матурланып калды һәм баеп.
1981-13.09.1995.
Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев Инсур. Кыз hәм чәчкәләр. Шигырь. "Коммунизм таңы", 07.03.1987, №29.
2) Мөсәнниф Инсур. Кыз һәм чәчкәләр. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 23 б.