Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кышның соңгы көне

Дата написания: 
28 февраля 2018

Инсур Мөсәнниф
Кышның соңгы көне

Бураннары үтмәсә дә, салкыннары өтсә дә,
Бүген – кышның соңгы көне.
Бүген – кичтән кышын йоклап, язын уяначакбыз,
Бары тыныч узсын төне!
Яздан ни өмет итәм соң, йөрәк әле аңламый...
Тибә бары тик дөп тә дөп...
Сөю-сәгадәт көтәмме, бәхет өмет итәмме...
Утырам соң нәрсә көтеп?..
Дөресен генә әйткәндә, юк кебек көтәр нәрсәм...
Ярый, кышлар үтсен әле!..
Яз үзе әйтер әле, дим, йөрәккә ут салыр, дим...
Менә язлар җитсен әле!..
Йөрәк кенә типсен әле!..
28.02.2018, 21 сәгать 26 минут.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кышның соңгы көне. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 215 б.