Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Күрәзәчелек

Дата написания: 
29 февраля 2020

Инсур Мөсәнниф
Күрәзәчелек

Ике мең дә егерменче... Февраль ае...
Егерме тугыз бит календарьда...
Кәбисә ел... Башка килә ШУНДЫЙ уйлар!..
Әллә әйтәләрме югарыдан?

Егерме һәм тугыз булыр алар, диләр,
Өч* җан бар бит инде киң Җиһанда...
...Мине калдыр, зинһар, әй Аллаһы,
Кемнәрнедер күккә Син җыйсаң да.

Күккә бары лаекларны җыясыңдыр...
Ә мин әле өлгермәдеммм...Тоясыңдыр?
* Бу шигырьне язган көнгә быелгы елны өч Язучылар берлеге әгъзасы вафат булды.
29.02.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Күрәзәчелек. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 304 б.